ДЧ-2015 Сочида SportAccord конвенциясендә тәкъдим ителәчәк

2015 елның 13 феврале, җомга
Лозаннада Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Спорт проектлары башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров һәм SportAccord Халыкара Конвенциясе генераль директоры Влад Маринескуның очрашуы булып узды.

Очрашуда катнашучылар Казанда булачак су спорт төрләре буенча ФИНА Дөнья чемпионаты һәм Сочида SportAccord Конвенциясе кысаларында хезмәттәшлек турында сөйләштеләр. Яклар конвенция мәйданында ДЧ-2015не тәкъдим итү һәм Казанны чемпионат башкаласы һәм зур спорт мөмкинлекләренә ия булган шәһәр буларак таныту хакында килештеләр. Үз чиратында, чемпионатны уздыру барышында SportAccord та Казанда үз проектларын тәкъдим итәчәк, ә оешма җитәкчеләре ДЧ-2015 чараларын караячаклар.

Очрашу барышында Влад Маринеску шулай ук SportAccordның гамәлдә булган һәм планлаштырыла торган проектларын тәкъдим итте: аерым алганда  - Хәрби сәнгатьнең бөтендөнья уеннары, Бөтендөнья интеллектуаль уеннар, Бөтендөнья шәһәр уеннары һәм дөнья спорт җәмәгатьчелеге вәкилләрен, Халыкара Олимпия комитеты, барлык халыкара спорт федерацияләре, бизнес вәкилләрен, шулай ук спорт өлкәсендә профессионалларны җыя торган SportAccord Конвенциясе.

Искәртеп узыйк, SportAccord (СпортАккорд) Халыкара конвенциясе – 26 халыкара спорт федерациясе: авиация спорты, баскебол, бобслей, көрәш, боулинг, велосипед спорты, волейбол, гандбол, гимнастика, ишү, дзюдо, каноэ, ат спорты, чаңгы спорты, мотоцикл спорты, йөзү, роллер-спорт, чана спорты, биш төрле көрәшне колачлаган заманча спорт төре, ату спорты, авыр атлетика, фехтование, хоккей, чирәмдәге хоккей, шулай ук студентлар спорты халыкара федерациясе һәм Маккаби Бөтендөнья союзы тарафыннан барлыкка килгән оешма.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International