“Мастерс” ФИНА дӨнья Чемпионатында катнашуга теркӘлҮ ачык

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
“Мастерс” категориясендәге ФИНА дөнья чемпионаты якынайганнан якыная – бүген, 17 февральдә “Казан 2015” рәсми сайтында ветеран-йолдызлар арасында бу турнирда катнашу өчен теркәлү ачыла. Ярышларның 5 авнгусттан 16 августка кадәр 25 яшьтән 100 яшькәчә булган 14 яшь категориясендә узачагын да искәртеп узыйк. 110 илдән 6000 тирәсе спортчы килүе көтелә, алар спортның биш төрендә – йөзү, ачык суда йөзү, синхрон йөзү, су полосы, суга сикерүдә ярышачаклар. Уйнатыла торган медаль комплектлары саны – 653.

“Мастерс” Чемпионатына заявка бирү өчен кирәкле мәгълүматларны ачыклау өченhttp://masters.kazan2015.com/ru/accreditation_info (сайтның татар телендәге версиясендә  http://masters.kazan2015.com/tat/accreditation_info сылтамасы аша узарга кирәк.

Шәхси мәгълүматларның 2015 елның 15 июненнән дә соңга калмыйча, ә дисциплиналар буенча мәгълүматларның 2 июльгә чаклы кертелгән һәм расланган булулары шарт. Аккредитацияләнгән бейджларны бирү Халыкара мәгълүмат үзәгендә (Универсиада авылы, 35) 1 августта башланачак. Бейдж алу өчен һәр катнашучы аккредитация системасында теркәлгән чакта күрсәтелгән шәхесне ачыклаучы документ күрсәтергә тиеш булачак.

Искәртеп узыйк, Казан “Мастерс” ДЧ ярышлары су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты ярышлары (2015 елның 24 июле – 9 августы) белән бер үк вакытта диярлек уздырылачак беренче шәһәр булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International