Татарстан Россия җыелма командалары өчен спорт резервы әзерләүгә 6,4 миллион сумнан артык акча алачак

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе

Татарстан федераль бюджеттан Россия җыелма командалары өчен спорт резервы әзерләү белән шөгыльләнүче спорт оешмаларына, адреслы финанс ярдәме максатында, 6,4 миллион сумнан артык субсидия алачак. Бу хакта РФ Хөкүмәте порталында хәбәр ителгән.

РФ Хөкүмәтенең 14 февралендә кабул ителгән карары нигезендә, илнең 79 субъектына 523,8 миллион сум күләмендә субсидия бүленә. Әлеге акчалар "Физик культура һәм спортны үстерү" дәүләт программасының "Югары казанышлар спортын һәм спорт резервы әзерлек системасын үстерү" ярдәмче программасы кысаларында, Россия җыелма командалары өчен спорт резервын әзерләү белән шөгыльләнүче спорт оешмаларына адреслы финанс ярдәме күрсәтүгә дип бирелә. Субсидияләрнең гомуми күләме 523,8 миллион сум тәшкил итә. Бу 850 мең спортчы әзерләнүче 1240 спорт оешмасына финанс ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Моннан тыш, Россия Хөкүмәтенең 16 февральдә кабул ителгән тагын бер карары белән Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре бюджетларына 90 миллион сум күләмендә шундый ук субсидия бүлү дә расланган. Шуның белән 24 мең спортчы әзерләнә торган 77 спорт оешмасына финанс ярдәме күрсәтү мөмкинлеге булачак дигән сүз. 

Субсидияләр спортның база төрләре буенча  Россия җыелма командалары өчен спорт резервы әзерләү белән шөгыльләнүче оешмаларга күнекмә чаралары үткәрү, Россия беренчелекләрен уздырган вакытта спортчыларны ашату һәм яшәтүне тәэмин итү, физик культура һәм спорт өкәсендә белгечләрнең квалификациясен арттыру һәм яңадан әзерләү, спорт-технологик җиһазлар, инвентарь һәм спорт оешмалары өчен экипировка сатып алуга юнәлдерелә.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International