Стадионда йөзү һәм синхрон йөзү буенча ярышлар узачак. Төп аренадагы ике вакытлы бассейн да Халыкара йөзү федерациясе партнеры - Myrtha Pools белән берлектә корылачак һәм ФИНАның барлык таләпләренә җавап бирәчәк. Трибуналар 11 мең кеше сыйдырышлы. “Казан Арена” стадионын су мундиален уздыруга әзерләүнең вакытлы инфраструктура урнаштыруга кагылышлы өлешен шартлы рәвештә ике этапка бүләргә була: стадион кырында вакытлы түбә урнаштыру һәм вакытлы инфраструктура урнаштыру.
Вакытлы түбә 6600 кв.м. мәйданны каплаячак бер яклы терәкле металл каркастан гыйбарәт. Хәзерге көнгә түбә терәкләренең фундаментлары монтажланган, шулай ук краннар кыр өслеге буенча хәрәкәт итә алсын өчен юл плитәләреннән вакытлы катлам ясау буенча эшләр төгәлләнеп килә. Вакытлы түбәнең эреләндерелгән металл компонентларын ясау һәм корылмага алып килү эшләре бара. Түбәне урнаштыру буенча эшләрне төгәлләүнең планлы вакыты – 1 май.
Стадион кырында һәм шул тирәдә вакытлы корылмалар урнаштыруга килгәндә, элементларның 20 дән артык тибыннан инфраструктура формалаштырырга кирәк булачак. Корылма 10 июльгә ДЧ-2015 өчен тулысына әзер булырга тиеш. Чемпионат төгәлләнгәннән соң вакытлы корылмалар сүтеп алыначак һәм стадионны футбол буенча Россия даими чемпионаты матчларын уздыруга әзерли башлаячаклар. “Казан Арена”ның “Рубин” футбол клубының өй аренасы булып торуын да искәртеп узыйк.