Презентацияләр Үзәк стадион һәм “Мирас” спорт комплексы матбугат үзәкләрендә, шулай ук “Арена” яшүсмерләр клубында уздырылды. Яшь спортчыларга су мундиальләре тарихы һәм алда торган чемпионатның үзенчәлекләре турында сөйләделәр, танылган йөзүчеләрнең тормыш юллары һәм су спорт төрләре үсеше тарихы белән таныштырдылар.
Сессиянең иң актив катнашучылары һәм тематик викториналар җиңүчеләре фирма сувенирлары һәм ДЧ-2015кә билетлар белән бүләкләнделәр.
Оештыручылар сүзләренә караганда, белем бирү сессиясенең төп максатларының берсе булып су мундиале аудиториясен киңәйтү һәм яшь спортчыларда максатчанлык һәм җиңүгә омтылыш тәрбияләү тора.