Казанда йөзү буенча “Мастерс” Россия чемпионаты бара

2015 елның 18 апреле, шимбә
Казанда 17 апрельдән 19ына кадәр йөзү буенча “Мастерс” Россия чемпионаты бара. Форматы буенча ярышлар “Мастерс” дөнья чемпионатына бик якын. Анда катнашырга 777 кеше теләк белдергән. Катнашучы клублар саны исә - 55. Теркәлгән 777 кешенең 110ысы Татарстан кешеләре: 85е – Казаннан, 14е – Әлмәттән, 5есе – Чаллыдан, 3есе – Алабугадан, Түбән Кама, Лениногорски һәм Яшел Үзәннән берәр кеше. Россия чемпионаты ачык, шуңа күрә анда чит ил спортчылары - Эстония, Чехия, Казахстан, Австрия (барлыгы 8 спортчы) вәкилләре дә катнаша.

Чемпионатның ачылыш тантанасы Су спорт төрләре сараенда узды. Анда Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры Азат Кадыйров һәм “Мастерс” категориясендә Россия йөзү федерациясе башлыгы Александр Данилов катнаштылар. Алар спортчыларны сәламләделәр һәм “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионатында да катнашырлар дигән ышаныч белдерделәр.

Россия чемпионатын уздыру урыны итеп Су спорт төрләре сарае сайланган, бу корылма җәен ДЧ-2015 һәм “Мастерс” турниры ярышлары узачак төп урыннарның берсе.

Ярышларда катнашучы судьялар саны – 50. Аларның 43е – казанныкылар, калганнары читтән килгәннәр. Ярышлар волонтерлары составына 50 ирекле ярдәмче кергән, алар “спорт мәйданчыгы” һәм “протокол” юнәлешләре буенча эшләячәкләр. Россия чемпионатына катнашырга чит илләр һәм шәһәрләрдән килүчеләр Спортчылар авылында яшәячәкләр, авыл биләмәсендә 243 кеше яшәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International