Казанга Россия спорт министры Виталий Мутко килде

2015 елның 24 апреле, җомга
Бүген Татарстанга РФ спорт министры – Казанда 2015 елгы спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын уздыру һәм аңа әзерлек буенча оештыру комитеты рәисе Виталий Мутко килде.

“Казан” халыкара аэропортында кунакны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәфис Борһанов каршы алды.

Виталий Мутко Казанда XVI дөнья чемпионатын уздыруга спорт объектларының әзерлеген тикшерүне, шулай ук Спортның су төрләре сараенда суга сикерү буенча 2015 елгы ФИНА/NVC дөньякүләм сериясенең тантаналы ачылышында катнашуны планлаштыра.

Моннан тыш, министр “Идел” яшьләр үзәге һәм “Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе” эшчәнлеге белән танышачак. 

Бүген үк Виталий Мутко һәм Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2015 елгы XVI дөнья чемпионатын уздыру һәм аңа әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында катнашачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International