Казан марафоны җиңүчеләре - Чечун һәм Трофимова

2015 елның 11 мае, дүшәмбе

Кичә, 11 майда, Казанда җиңел атлетика марафоны узды. 
Марафон дистанциясе – 42,2 чакрым араны беренче булып ир-егетләр арасында Юрий Чечун йөгереп узды. Самара спортчысының күрсәткече – 2 сәгать 14 минут 10 секунд булды. Финишка икенче килгән мәскәүле Дмитрий Сафронов аннан 6 секундка гына калышты (2:14.16). Өченче урынны Федор Шутов (2:15.38) яулады.

Хатын-кызлар арасында беренчелекне Якутиятән Сардана Трофимова яулады. Ул әлеге араны 2 сәгать 29 минут 30 секундта йөгереп узды. Икенче урында - Наталья Соколова (2:31.53), өченчедә - Гөлнара Выговская (2:32.22).

Искәртеп үтик, Казан марафоны кысаларында дөньякүләм ярышка сайлап алу турниры буларак, Россия чемпионаты узды.
Казан марафонының приз фонды 600 мең сум тәшкил итте. Беренче урын алучыларны 100 мең сум белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International