Волонтерлар белән эшләү менеджерларына үз объектларына командалар формалаштыруга айдан артык вакыт кирәк булды – кандидатлар белән сынау сөйләшүләре 31 нче мартта төгәлләнгән иде, апрель ае дәвамында сайлап алулар һәм позицияләргә бүлүләр эше барды. Нәтиҗәдә, 23 927 гариза бирүче арасыннан иң булдыклылары дип табылган, инглиз теле һәм башка телләрне белә торган кандидатлар сайлап алынды.
Апрель ахыры – май башында командага сайлап алынган кандидатлар волонтерлык позицияләре турында тәкъдимнәр белән хатлар (джоб-офферлар) алдылар, ул хатларда юнәлешнең функциональ бурычлары һәм сменаларның якынча графигы тасвирланган иде. Кандидатны тәкъдим ителгән позиция канәгатьләндерсә, ул тәкъдимне ДЧ-2015 рәсми сайтында шәхси кабинетында кабул итте. Резервка сайлап алынганнар да тиешле мәгълүмати хатлар алдылар. Оештыру комитетының гомуми ихтыяҗыннан 10 процент тирәсе тәшкил итүче резерв пулы төп исемлеккә керүчеләр теге яки бу сәбәп белән баш тарткан очракта кирәк булачак. Сайлап алынмаган кандидатлар Оештыру комитетыннын шулай ук Чемпионатка һәм волонтерлык программасына карата күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт сүзләре язылган хатлар алдылар.
Чемпионатның волонтерлар командасын әзерләүнең чираттагы этабы булып 2015 елның маеннан башлап этаплап уздырылачак өйрәтүләр торачак. Иң беренчеләрдән булып өйрәтүләрне шәһәр волонтерлары тим-лидерлары һәм корылмалар һәм юнәлешләр тим-лидерлары узачаклар, белем бирү программасын чит илләрдән һәм шәһәрләрдән килгән волонтерлар өчен каралган тренинглар һәм инструктажлар төгәлләячәк: бу төркемнәр өйрәтүләрне Казанга килеп төшкәннән соң – 18-19 июль көннәрендә узачаклар.
Укыту программасы үз эченә ориентация буенча һәм корылмаларда узачак ике модульне ала. Беренче модуль кысаларында волонтерлар белән эшләү менеджерлары чарага һәм аның ярышлар программасына гомуми презентация уздырачаклар, Чемпионатка җәлеп ителгән спортныкы һәм спортныкы булмаган корылмалар, төп клиентлар төркемнәре һәм алар күрсәтә торган хезмәтләр һәм башкалар турында сөйләячәкләр. Икенче модуль вакытында волонтерлар юнәлешнең чемпионат чорында алар алдына куелачак эше һәм бурычлары турында сөйләячәк фукциональ менеджерлар белән танышачаклар. Өйрәтүләр барышында ирекле ярдәмчеләр үз эш урыннарында инструктаж узачаклар, корылмадагы төп зоналар белән танышачаклар, шулай ук туклану пунктлары, киенү-чишенү бүлмәләре, волонтерлар өчен ял зоналарынвың кайда урнашканлыгын беләчәкләр. Тим-лидерлар командасы өчен Татарстан Республикасы гигиена һәм эпидемиология үзәгеннән махсус семинарлар да уздырылачак. Моннан тыш волонтерлар, 2015 елда Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионатын әзерләү һәм үткәрүдә катнашучы затлар арасында сәламәтлекне саклаучы торыш, физкультура-спорт һәм социаль әһәмияткә ия авыруларны профилактикалау пропагандасы буенча “Легкой воды!” мотивация – мәгълүмати проектында да катнашачаклар.
Чемпионат алдыннан узачак тест ярышлар һәм чараларда катнашу волонтерлар командасын әзерләүдә мөһим этап булып торачак. Бу “гамәли дәресләр” егет-кызларга үз көчләрен сынап карауда, ә волонтерлар белән эшләү менеджерлары өчен – 2015 елда узачак су мундиале вакытында эшләргә туры киләчәк команда белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек булачак.