ФИНА Халыкара йөзү федерациясе партнеры - Myrtha Pools компаниясе монтажлау эшләренә киләсе атна башында керешәчәк. Барлык бассейннар да 10 нчы июльгә монтажлап бетерелгән булырга тиешләр. Аннан соң финал әзерлек эшләре һәм комплекслы өйрәнүләр узачак, ә 20 нче июльдә спортчыларның ярышларга әзерлек өйрәнүләре башлана. ФИНА техник комитеты вәкилләре һәм подрядчы оешмалар белән нәкъ менә шундый вакытлар килештерелгән.
“ Бассейннар Дөнья чемпионатын уздыру өчен төп мәйданнар булып торганлыктан, бу безнең өчен бик мөһим момент”, - дип билгеләп үтте “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль секретаре Ранко Тепавчевич.
Монтажлау эшләре берничә атнага сузылачак. Компания вәкилләренә параллель рәвештә 3 бассейн җыярга кирәк булачагын да аңлау зарур. Алда хәбәр ителгәнчә, “Казан Арена”да бассейннарның зурлыклары 50гә 26 метр булачак, бу исә аларда 10 юлда беренчел ярышларны уздыру мөмкинлеген бирә. Төп бассейнның тирәнлеге 3 метрга тигез булачак, синхрон йөзү буенча халыкара турнирлар уздыру таләпләре нәкъ шундый тирәнлекне күздә тота.
Cу полосы өчен арена Су спорт төрләре сарае янындагы биләмәдә урнашачак. Бассейнның зурлыгы – 35кә 22 метр.