Яшьләр форумы – коры мәйдан гына түгел. Биредә теләге булган теләсә кайсы яшь кеше яки төркем үз проектын тәкъдим итә, аны тормышка ашыру өчен тарафдарлар эзли һәм дәүләттән ярдәмгә өметләнә ала. Быелгы җыен – бишенчесе. Шушы чор эчендә форумда барлыгы өч меңнән артык яшьләр катнашырга өлгергән. Алар ике меңнән артык проект тәкъдим иткән. “Яшьләрнең тәкъдимнәре барысы да республика халкының тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән, – дип сөйләде “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәте вәкиле, форумның башкарма директоры Марат Исмәгыйлев. – Былтыргы проектларның кайберләре бүген тормышка ашырыла да инде”. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел җыенны оештыруда “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре дә катнашкан. Алар ярдәме белән яшьләр арасында форумга карата кызыксыну тагын да арткан. Форумда 16дан 30 яшькә кадәр яшьләр һәм 35 яшькә кадәр яшь галимнәр катнаша ала.