Татарстанның 58 спортчысы Рио-де-Жанейрода узачак XXXI Олимпиадада Россия җыелмасына кандидат санала. Бүген бу хакта "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.
"58 кеше Олимпия уеннарында киңәйтелгән составта катнашу өчен кандидат санала, тагын өч кеше - Паралимпия уеннарында катнашуга кандидат", - диде ул. Шул ук вакытта Татарстан спортчылары өчен спортның аерым төрләре буенча махсус әзерлек программасы эшләнгән. Әлеге программага, Леонов ассызыклаганча, Олимпиадада катнашу өчен 28 һәм Паралимпиадада катнашу өчен 3 кандидат кергән.
Әзерлек программасында җиңел атлетика вәкилләре аеруча күп - 7 кеше (шул исәптән Гөлнара Галкина-Сәмитова һәм Юлия Зарипова). "Исемлекләр спортның әлеге төрләрендә спортчыларның мөмкинлекләреннән чыгып төзелгән. Кандидатларның киңәйтелгән исемлеге бар, локаль исемлек бар. Әлеге спортчыларның медаль яулау мөмкинлеге зур", - дип аңлатты В.Леонов.
Махсус әзерлек чаралар агымдагы елның май-декабрь һәм киләсе елның гыйнвар-август айларында узачак.
Махсус әзерлек программасын тормышка ашыру өчен 56 млн сум күләмендә өстәмә акчалар каралган. Программаны ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тулысынча хуплаган.