Германиядә узачак Европа чемпионатына Россия җыелмасы түбәндәге составта барачак:
Ир-атлар:
Каланча, 10 метр: Роман Измайлов һәм Виктор Минибаев (синхрон сикерүләр), Минибаев һәм Сергей Назин (шәхси сикерүләр).
Трамплин, 3 метр: Евгений Кузнецов һәм Илья Захаров (шәхси һәм синхрон сикерүләр).
Трамплин, 1 метр: Евгений Кузнецов, Евгений Новоселов.
Хатын-кызлар:
Каланча, 10 метр: Дарья Говор, Юлия Тимошинина һәм Екатерина Петухова.
Трамплин, 3 метр: Надежда Бажина, Кристина Ильиных.
Трамплин, 1 метр: Надежда Бажина, Кристина Ильиных.
“Говорга әле мин ярышларда карармын. Аны яки бер метрлы трамплинга, яки каланчага куярбыз. Барысы да Катя Петухованың сәламәтлегенә бәйле. Дөнья чемпионатына килгәндә, состав әле ахыргача ачыкланмаган. Июньдә ярышлар бар әле, шуннан соң билгеләп бетерербез”, - диде Россия җыелмасының баш тренеры Олег Зайцев.
Россия чемпионаты Европа уеннарына барачак составны билгеләргә дә ярдәм итте. Хәзер ул тулысынча билгеләнгән, кайбер үзгәрешләр форс-мажор хәлләр яки спортчыларның травма алулары аркасында гына булырга мөмкин.
“Өч метрлы трамплиннан синхрон сикерүләрдә Илья Молчанов белән Никита Николаев чыгыш ясаячаклар, трамплинда шәхси сикерешләрдә Александр Белевцев һәм Молчанов чыгыш ясарлар. Бер метрлы трамплинда – Молчанов, икенче номер белән Никита Шлейхер яки Николаев чыгыш ясарга мөмкин. Каланчада – Шлейхер. Хатын-кызлар командасында өч метрлы трамплинда Екатерина Некрасова һәм Мария Полякова, синхрон сикерүләрдә - Полякова һәм Елена Черных, каланчада - Анна Чуйнышена һәм Юлия Тимошинина”, - диде җыелманың баш тренеры Олег Зайцев.
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте