ФИНА медиакомитеты вәкилләре ДЧ-2015 корылмаларын тикшерәләр

2015 елның 3 июне, чәршәмбе
Казанда узачак Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты алдыннан Халыкара йөзү федерациясе медиакомитеты вәкилләре башкалага чираттагы тикшерү визиты белән килде.

Делегация составына ФИНА коммуникацияләр департаменты җитәкчесе Педро Адрега, ФИНА медиа комитеты рәисе Камилло Каметти,  ФИНА рәсми фотографы Джорджио Скала һәм ФИНА медиа комитеты консультанты, Халыкара Олимпия комитетының матбугат комиссиясе әгъзасы Алан Абрахамсон кергән. Татарстан башкаласындагы беренче эш көннәрендә алар “Казан Арена”да һәм Су спорт  төрләре сараенда булдылар. Аерым алганда, ФИНА вәкилләрен аккредитацияләнгән ММЧ өчен шартлар (матбугат үзәге, фотографлар зонасы, матбугат конференцияләре өчен зал, микст-зона һәм пресса ложасы) кызыксындырды.

“Казанда корылмаларны әзерләү стандартлары бик тә югары. Су полосы өчен төзелеп килә торган арена да, без моңа кадәр караган корылмалар кебек үк, югары дәрәҗәдә җиһазланыр дип уйлыйм. Без күргәннәр – Казанда элегрәк уздырылган дөньякүләм ярышларның матур мирасы. Безнең визитка килгәндә, эш тиешле темпта бара. Безне ММЧ өчен шартлар кызыксындыра, ә биредә барысы да тиешле дәрәҗәдә оештырылган", - дип билгеләп узды ФИНА медиа комитеты рәисе Камилло Каметти.

Иртәгә комиссия үз эшен Халыкара мәгълүмат үзәгендә дәвам итәчәк. Оештыручылар белән киңәшмәдә делегатлар чит шәһәр  һәм илләрдән килгән журналистларны аккредитацияләү, транспортлау һәм урнаштыру белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International