Шәһәр волонтерларының тим-лидерлары әзерлек өлешенең пионерлары булдылар – май ахырында 11 белем бирү оешмасы вәкилләре Чемпионатның оештыру комитетының ирекле ярдәмчеләре өчен белем бирү программасы кысаларында өйрәтүләр уздылар. Тренинг программасында - чемпионат, “Казан 2015” волонтерлар командасы сервислары һәм төп бурычлар турындагы төп мәгълүматлар.
Чемпионат чорында Казанда спортныкы һәм спортныкы булмаган корылмалар янында, шәһәрнең төп истәлекле урыннары һәм туристлык маршрутларында 11 City Volunteers станциясе урнаштырылачак. Станцияләр волонтерлары исә Казан мәктәпләренең 176 өлкөн сыйныф укучылары һәм укытучылары булачак. Аларның функциональ бурычлары булып кунакчыл һәм уңайлы шәһәр атмосферасы тудыру, Казанның мәдәни һәм спорт корылмалары, Чемпионат чорында транспорт логистикасы турында мәгълүматлар бирү, спортныкы һәм спортныкы булмаган корылмаларның урнашу урыннарын эзләүдә ярдәм итү, белешмә бирү хезмәтләре күрсәтү тора.
Шәһәр волонтерлары командаларын әзерләү чемпионат башланыр алдыннан, июль аенда тәмамланачак: станцияләрне монтажлаганнан соң егет-кызларны позицияләрдә инструктаж узу көтә, шуннан соң алар эшкә тулысынча әзер булачаклар. City Volunteers станцияләре 22 июльдә эшли башлаячаклар. Волонтерларны масскүләм тәртиптә өйрәтү 1 июльдә башланачак – Казаннан булган волонтерлар өйрәтүләрне, аккредитацияләү эшләрен һәм экипировка алуны 15 июльгә кадәр махсус график нигезендә узачаклар, ә партнер-төбәкләр вәкилләре – Чемпионат башкаласына килгәч, 19 июльгә кадәр узачаклар. Волонтерларны ике модуль көтә – гомуми һәм функциональ-корылмаларда булачак өйрәнүләр модуле. Гомуми модульне һәм корылма белән таныштыру эшләрен волонтерлар командасы өчен тим-лидерлар уздыра, ә функциональ өйрәтүләрне функциональ юнәлешләр җитәкчеләре уздыра. Чемпионат вакытында волонтерларга бурычларны нәкъ менә алар йөкләячәк. Моннан тыш волонтерлар өчен өйрәтүләр программасының махсус бүлекләренең берсе сәламәтлекне саклауга юнәлдерелгән – чемпионатка әзерлек чорында ирекле ярдәмчеләр гигиена һәм эпидемиология өлкәсендә өстәмә белемнәр ала алачаклар.
Волонтерлар белән эшләү департаменты да чемпионатка бик актив әзерләнә – чемпионат вакытында 2500 волонтердан торган команда белән менеджерлар һәм тим-лидерлар позицияләрендә 38 хезмәткәр идарә итәчәкУзган пәнҗешәмбедә “Волонтерлар” функциясе персоналын өйрәтүләр узды – департаментның штаттагы хезмәткәрләре команданың яңа әгъзалары белән чемпионат, дирекция, аның структурасы, эшне оештыру үзенчәлекләре, устав документлары, волонтерлык программасы, сәясәт һәм процедуралар турындагы белемнәре белән бүлештеләр, шулай ук интерактив формада башка функциональ юнәлешләр вәкилләре белән штаттагы һәм штаттан тыш хәлләрдә үзләрен ничек тоту үзенчәлекләре белән үзара мөнәсәбәт схемасын өйрәнделәр. Моннан тыш департамент җитәкчелеге белән берлектә якын киләчәккә бурычлар билгеләнде – барлык корылмалардагы волонтерлар өчен әзерлек һәм өйрәтүләр уздыру, аккредитация өчен мәгълүматлар җибәрү, шулай ук чемпионат чорына мотивацияләү программасы кысаларында бүләкләүләрне карау. Өйрәтүләрдә аерым блоклар рәвешендә оештыру комитетының партнерларыннан да кыскача гына презентацияләр тәкъдим ителде. “Ак Барс” банкы ААҖ департамент хезмәткәрләренә чемпионат волонтерлары өчен үзенчәлекле түләү беләзеген тәкъдим итте, ә “ТРда гигиена һәм эпидемиология үзәге” ФБСУ һәм “Яңа гасыр” АХКО вәкилләре “Dive safely! Легкой воды!” проекты турында сөйләделәр. Әлеге проект 2015 елда Казанда узачак Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты көннәрендә ВИЧ һәм социаль әһәмиятлелектәге башка авыруларны профилактикалауга юнәлдерелгән. Волонтерлар да актив катнашачак проект кысаларында яшьләр өчен мәдәни һәм мәгълүмати-профилактик дәресләр сериясе дә планлаштырылган. Аларда күренекле спортчылар, ирекле илчеләр һәм шоу-бизнес вәкилләре дә катнашачак.