ДЧ-2015кә 100 000 тирәсе билет сатылган

2015 елның 9 июне, сишәмбе

Башланырына 50 көннән кимрәк вакыт калып баручы Су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионаты ярышларына билетлар көннән-көн кими. Хәзерге көнгә инде 100 меңнән артык билет сатылган һәм бу сан көн саен арта бара. Әлегә су спорт төрләрен яратучыларның йөзү һәм синхрон йөзүнең квалификация һәм финал ярышларына билетлар алып калу мөмкинлекләре бар.

Су полосы һәм синхрон йөзү буенча ярышларны карарга теләүчеләргә дә ашыгырга кирәк. Спортның бу төрләренә билетларга акватика сөючеләр арасында сорау бик зур һәм инде хәзер үк ДЧ-2015кә кадәр билетлар сатылып беләчәк дип әйтергә була. Йөзү буенча финал ярышларына билетларга да сорау зур.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатына билетларны www.ticketkazan2015.com -билетларны сату буенча рәсми сайтта, шулай ук www.kazan2015.com сайтында һәм “Корстон” ДСККда яки “Казан Арена” стадионында урнашкан фирма кассаларында сатып алырга була. Билетлар шулай ук ДЧ-2015нең рәсми лицензияле операторы - “Хорошоу” компаниясе кибетләрендә дә сатыла. Спорт ярышларына билетларның бәяләре 50 сумнан 300 сумга кадәр тора. Билетларда сектор, рәт, урын күрсәтелгән. Дөнья чемпионаты ярышларына билетлар ярышлар булган көнне җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукын бирә.

Билет программасына кагылышлы теләсә-кайсы сорауга билет программасының рәсми контакт-үзәгендә 8 800 775 07 70 номеры белән шалтыратып җавап алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International