Ярышлар Казанда әйләнә системасы буенча 12-14 июньдә узды. Бу көннәрдә турнир хуҗалары бер-бер артлы Грузия һәм Кытай җыелма командаларын отты. Испания белән очрашу уртак исәп белән тәмамланды. Соңгылары белән россиялеләр ярышларның ахыргы көнендә көч сынашты.
Җиңүчегә лидерлык хокуклары бүләк итүче алтын өчен көрәшкә ике команда да активларындагы ике отыш белән килде. Алдагы көннәрдә россиялеләр һәм испаннар Грузия белән Кытайның милли командаларыннан өстенлекләрен расладылар. Әйтергә кирәк, үзләре откан уеннарның нәтиҗәләре буенча ике команда да капкаларына 10ар туп керттергән булган. Ләкин ярыш хуҗалары һөҗүмдә уңышлырак хәрәкәт иткәннәр. Бу исә россиялеләргә таблицада тупларның уңай аермасы хисабына вакытлыча алдынгы булу мөмкинлеге бирде. Шуңа күрә, Испания белән уенда Россияне уртак исәп тә канәгатьләндерә иде.
Ләкин Россия милли җыелмасы тренеры Эркин Шагаев, кичәге әңгәмәсендә әйткәнчә, үзенең уенчыларын җиңүгә омтылдырды. 1980 елгы Олимпия уеннары чемпионы Эркин Максудович сүзендә торган. Уенның беренче яртысында бассейн хуҗалары өч тапкыр алга ыргылдылар. Тик испаннар һәрвакыт тигезлекне сакларга көч таба килделәр. Ләкин зур тәнәфескә кадәр кунакларга көч түгел, вакыт җитеп бетмәде. Артем Одинцов тарафыннан экваторга кадәр кертелгән туп җавапсыз калды – 4:3.
Тәнәфестән соң ук Алексей Бугайчук пенальти кертте. Ике голлык форасы булган әйдәп баручы команданың уены бераз йомшый төште. Испаннар исә шунда ук бу форсаттан файдаланырга ашыкты. Нора белән Малларах соңгы сызык алдыннан матчка интрига кертеп җибәрде. Дүртенче чирек алдыннан 5:5 исәбе шактый кызыклы нәтиҗәләр вәгъдә итә иде.
Соңгы чиректә исә испаннар алга ыргылдылар. Халыкара турнирның иң яхшы снайперы Блаи Малларах чираттагы хет-трик кертте. Тик Артем Ашаев та җиңел генә бирешергә теләмәде. Ул Сергей Лисунов ыргыткан тупны уңышлы гына испаннар капкасына кертеп җибәрде. Исәп тагын уртак – 6:6. Әлеге гол команданы яңа ыргылышка илһамландырды. Әмма көндәшләр дә уен тәмамланырга бер минут кала шундый ук ыргылыш ясап алдылар – 8:8. Тренерлар чиратлап тайм-аутлар сорадылар. Ләкин ярышташлар хәлне берничек тә үзгәртергә өлгерә алмый иде инде. Әлеге уртак исәп россиялеләр өчен кертелгән һәм керттерелгән голларның уңай аермасы хисабына җиңүгә тиң булды.
Россия – Испания – 8:8 (3:2, 1:1, 1:2, 3:3).
Голлар: Алексей Бугайчук (1:0), Блаи Малларах (1:1), Сергей Лисунов (2:1), Фран Фернандез – с пенальти (2:2), Владислав Тимаков (3:2), Серхи Нора (3:3), Артем Одинцов (4:3), Алексей Бугайчук – с пенальти (5:3), Серхи Нора (5:4), Блаи Малларах (5:5), Блаи Малларах (5:6), Артем Ашаев (6:6), Игорь Бычков (7:6), Артем Ашаев (8:6), Фран Санчез (8:7), Блаи Малларах (8:8).