Нюша Казанда узачак су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты илчесе булды

2015 елның 27 июне, шимбә
Җырчы, композитор Нюша: “Минем өчен Казанда су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты кебек зур чарага кагылышлы булу бик зур мәртәбә! Чемпионат илчесе булу икеләтә горурлык! Минем олы апам – Маша Шурочкина –Россия синхрончысы, өч тапкыр дөнья чемпионкасы – Чемпионатта да чыгыш ясаячак. Аның өйрәнүләргә күпме көч түккәнен һәм бу вакыйгага ничек җаваплы әзерләнгәнен беләм. Мин аның өчен һәм Россия спортчылары өчен җан атачакмын. Мин ышанам – без җиңәчәкбез!”. Җырчыга илче статусын Спорт проектлары башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров һәм аның урынбасары Михаил Зотов тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International