Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының Kazan 2015 рәсми мобиль кушымтасын бушлай йөкләп алып була. Ул рус һәм инглиз телләрендә тәкъдим ителә.
Ярышлар расписаниесен күзәтеп бару, җәмәгать транспорты маршрутларын һәм иң якын тукталышларны сайлау, шулай ук ярышлар узачак һәм спортныкы булмаган корылмалар белән танышу – хәзер боларның барысын да iOS һәм Android базасында җайланмалар өчен Kazan 2015 рәсми мобиль кушымтада да башкарырга була. Интернет челтәреннән файдаланучылар аны AppStore һәм PlayMarket кибетләрендә таба алалар. Аның ярдәмендә ДЧ-2015 яңалыклар тасмасын карап барырга, шушы сәгатькә булган иң актуаль яңалыкларны белергә генә түгел, ә оештыручы ил һәм шәһәр турында мәгълүматлар алырга да була.
“Кушымтаны ачуга, автомат рәвештә яңалыклар бите дә ачыла. Менюда инде бүлекләр ярыйсы ук күп: ярышлар расписаниесе дә, мәгълүмати белешмәләр дә бар, соңрак нәтиҗәләр дә күренәчәк. Барысы да бик гади. Бер төймәгә басып теләсә-кайсы ярышның вакыт һәм көнен чыгарып карарга була. Ә инде җанга якынракларын “сайлап алынганнар” бүлегенә кертергә дә мөмкин. Шулай ук мобиль кушымта аша Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты ярышларына билетлар алырга да була”, - дип сөйләде “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры Азат Кадыйров.
Мәгълүматларны яңарту инде хәзер үк реаль вакыт режимында яңартыла. Ә тиздән кулланучылар “Медальләр зачеты” һәм “Спортчылар” яңа бүлекләрен дә карый алачаклар.
“Булган барлык бүлекләр дә ярыйсы ук мәгълүматлы. Мисалга, “Фото һәм Видео”да соңгы чаралардан барлык фото һәм видеохисапларны табарга була. Эзләү җайланмасы да яхшы. Анда спорт төрләре һәм корылмалар буенча белешмәләрне эзләү уңайлы, җитмәсә ул кыскартылган атамалар белән дә эшли. Белдерүләрне көйләү мөмкинлеге исә ДЧ старты алдыннан матур бонус булачак”, - дип белдерде Дирекция башлыгы.
“Иң мөһиме - мобиль кушымта проекты гамәлгә ашырылган һәм кулланучыга җиткерелгән. Шулай булгач, аны йөкләп алырга һәм аннан актив файдаланырга чакырабыз. Тәкъдимнәрегез булса, без һәрвакыт Сезне тыңларга һәм тәкъдимнәрне кабул итәргә әзер. Бүгенге очрашудан соң кушымтаны электрон җайланмаларына йөкләп алырга теләүчеләр күбәер дип ышанам”, - диде Азат Кадыйров.