Татарстан Республикасында Рус география җәмгыяте бүлеге рәисе, ТР Су асты спорт төрләре федерациясе президенты Дмитрий Августович Шиллер бүген Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Илчесе булды. Илче сертификатын аңа “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры урынбасары Фәрид Габделганиев тапшырды.
Илче дәрәҗәсен бирү Дмитрий Шиллер кул астындагы су асты фәнни-тикшеренү отрядының “Заполярье России” экспедициясенә китүенә багышланган иде. Бу экспедиция “Россиянең 13 диңгезе” проектына нигез салачак. Баренц диңгезе ярларына Татарстанның Су асты спорт төрләре федерациясе президенты инде Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Илчесе буларак китәчәк.
“Россияле һәм Татарстанлы буларак, мине Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты алдыннан эшләнгән эшләр буенча горурлык биләп ала. Шәхсән минем өчен Илче статусы – бу бик зур җаваплылык һәм горурлык. Беренче тапкыр ишеткәч, ышанмадым да хәтта. Кемдер шаярта дип уйладым (көлә). Бары тик мәгълүматны Татарстанның Су асты спорт төрләре федерациясе пресс-секретаре раслагач кына ышандым”, - ди ДЧ-2015 Илчесе.