Татарстан дайверларыннан тупланган фәнни-тикшеренү су асты отрядын бүген “Заполярье России” экспедициясенә озаттылар. Бу экспедиция “Россиянең 13 диңгезе” проектына нигез салачак. Баренц диңгезенә экспедиция вакытында су астына төшүчеләр диңгез төбенә Казанда узачак Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты символын – Казансу суы тутырылган капсуланы төшерәчәкләр.
Бу экспедиция белән фәнни-тикшеренү отряды Россиянең барлык 13 диңгезе буйлап алга таба булачак экспедицияләргә нигез сала. Проектның беренче этабын татарстанлы су асты спортчылары ДЧ-2015 кә багышлыйлар. Бүген “Спорт проеклары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры урынбасары Фәрид Габделганиев Казансу суы тутырылган капсуланы ДЧ-2015 Илчесе Дмитрий Шиллерга тапшырды. Идея нигезендә капсуланы Баренц диңгезе төбенә төшереп мендерергә һәм су мундиале ачылышына кайтарып җиткерергә тиешләр.
“Бу җәйнең иң матур вакыйгасына – Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатына кадәр бик аз гына вакыт калды. 23 көннән соң турнир безгә ишекләрен ачачак. Чемпионатның потенциаль телеаудиториясе 4,5 миллиард кешегә җитәргә тиеш. Казансу суы тутырылган капсула космос энергиясен туплады инде, бүген без аны “Заполярье России” экспедициясеннән булган дусларыбызга тапшыруга шатбыз.”, - дип белдерде “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры урынбасары Фәрид Габделганиев.
Космоста булып кайткан капсуланы экспедиция вакытында карап торучы махсус кеше дә билгеле инде. Ул үзенчәлекле рекорд иясе – Арктикада иң тирән ноктада селфи ясаган кеше. “Баренц диңгезенә экспедиция – “Россиянең 13 диңгезе” дип аталган зур проектка башлангыч. Ни өчен андамы? Анда ХДФ, ГТХМның күп кенә мөһим структуралары урнашкан, ә безнең эш алар белән хезмәттәшлекне күздә тота. Без кешенең Поляр аръягында су төбенә иң тирән төшүе буенча рекорд куймакчы булабыз. Моның өчен безнең компаниядә Жак Кусто командасы логисты булачак. Ул бу рекордны теркәп, безнең моны эшли алганны бөтен дөньяга танытырга тиеш. Капсуланымы? Аны кулда гына йөртәчәкбез. Күз карасы кебек сакларбыз”, - дип ышандырды Дмитрий Шиллер.