Килешү төзү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов , ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Владимир Леонов һәм “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры Азат Кадыйров катнаштылар.
“Бүген без берьюлы 4 партнер белән килешү имзаладык. Сүз дә юк, без барлык компанияләргә һәм аларның җитәкчеләренә Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының партнерлык пулына керергә булган омтылышлары өчен бик рәхмәтле, безнең өчен бу бик мөһим. Һәр партнерлык компаниясендә безгә барлык оештыру эшләрен оператив төстә чишеп барабыз, бу безгә гомуми көчләр белән ДЧ-2015не югары дәрәҗәдә уздыру мөмкинлеген бирәчәк. Милли партнерлар буенча барлык позицияләрне дә яптык һәм дөнья чемпионатын тиешле дәрәҗәдә уздырырга әзербез. Партнерларның күпчелеге үзебезнең илнекеләр булу да сөендерә. Без импортны алыштыру программасын үтибез һәм илебез брендларына зур халыкара чара фонында үсү мөмкинлеге бирәбез”, - диде килешүгә имза салынганнан соң Азат Кадыйров.
“ОРИМИ ТРЭЙД” компанияләр төркеме өчен бу инде Татарстанда узган спорт чараларында икенче шундый тәҗрибә, безУниверсиада чорында да партнерлар идек. Партнер буларак кабат катнашуыбызга шатбыз. Мәгънәсеме? Безнең өчен бу барыннан да элек социаль җаваплылыкны күрсәтү. Чәйне тәкъдим итү – бу сәламәт яшәү рәвешен күрсәтү, милли традицияләрне үстерү. Ә булачак чемпионат бу планда безнең идеология белән тулысынча туры килә. Без судьяларны, спортчыларны, волонтерлар һәм матбугат хезмәткәрләрен тәмле “Гринфилд” чәе белән тәэмин итә алабыз”, - диде “ОРИМИ ТРЭЙД” компанияләр төркеме директоры Мария Драбова.
“Колизей” компаниясе – Россиянең эре промоутеры мондый күләмдә Татарстанда һәм Казанда беренче тапкыр эшли. Безне кабатланмас проект көтүенә сөенәбез. Биредә “Камеди клаб” программасын беренче тапкыр төшерәчәкбез. Бу резидентлар коцерты гына түгел, ә Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатына багышланган “Аква Камеди клаб” исеме астындагы махсус программа. Казан ТНТ каналында безнең программа эфирында бик зур яшьләр аудиториясе өчен беренче тапкыр шулай зур итеп чыгарыла. Бу безнең беренче хезмәттәшлек, соңгысы булмас дип ышанам”, - диде “Колизей вакыйгалар үзәге” ҖЧҖ генераль директоры Левон Бакунц.
“НЭФИС” компаниясе” Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатына Татарстан Республикасында җитештерелгән яңа продукциясен тәкъдим итә. Без һәрвакыт сәламәт спорт рәвеше, сәламәт милләт яклы. Безнең продукция дөньякүләм брендлар белән уңышлы көндәшлектә булганлыктан, ул һәр спортчыны яхшы чыгыш ясарга стимуллаштырырга тиеш”, - диде “Нэфис Косметик” җәмгыяте директорлар советы рәисе Михаил Сыровацкий.
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты һәм Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының партнерлык программасы халыкара проектның аерылгысыз өлеше булып тора. Партнерларның Чемпионатны әзерләүдә һәм уздыруда катнашулары Россия Федерациясе Хөкүмәте, Татарстан Республикасы һәм Казан мэриясенең Чемпионатны уздыруга заявка кампаниясе вакытында үз өсләренә алган вазифаларны тиешенчә башкарып чыгулары өчен бик зур әһәмияткә ия.
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының тагын 4 партнеры ярдәме белән коралланып, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО, барлык юнәлешләрдәге квоталарны ябып, милли партнерлык программасын ябып бетерде.
Искәртеп узыйк, партнерлык килешүләрен имзалауның беренчесе 2014 елның 13 нче декабрендә булган иде. Ул чакта 6 компания (“АВТОВАЗ” ААҖ, “АК БАРС” БАНК, “Шенкер” АҖ, “Лаборатория Касперского” АҖ, “Система.Ит” ҖЧҖ, “Планета Фитнес”) дөнья чемпионаты партнерлары булганнар иде.
2015 елның 19 нчы маенда тагын 6 компания ДЧ партнерлары булырга теләк белдерделәр (“Твои мобильные технологии” ҖЧҖ, “Татнефть-АЗС Центр” ҖЧҖ, “Спортмастер” ҖЧҖ, “ИФ ИНГЛИШ ФЕСТ СНГ” үзәге, “ИКЕА МОС” ҖЧҖ, “Информационные системы” ҖЧҖ БИМ-радио).
19 нчы июньдә Россиянең эчә торган су буенча әйдәп баручы брендының – BonAqua – Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми эчә торган суы булганлыгы билгеле булды.
“Нэфис” компанияләр төркеме Россиядә көндәлек кулланылыш товарларын: майлы продукция һәм көнкүреш химиясе җитештерүче иң эре компанияләрнең берсе.
Холдингның тарихы 1855 елдан – бертуган Крестовниковлар Казанда сабын кайнату заводы ачкан елдан башлана. Хәзер компанияләр төркеменә 4 завод керә: “НэфистКосметикс” җәмгыяте, “НэфисБиопродукт” ААҖ, “Казанский жировой комбинат” ААҖ , “Казанский МЭЗ” ААҖ. “Нэфис” федераль әһәмияттәге брендлар – “AOS”, “BiMAX2, “SORTI”, “Биолан”, “ЗаводъБратьевъКрестовниковых”, “Mr.Ricco”, “Миладора”, “Ласка”ны җитештерә.
Партнерлык кысаларында “Нэфис Косметикс”, үз чиратында, ДЧ-2015нең 190 илдән булган 2 500 спортчысын косметик продукция белән тәэмин итә. Атлетлар авылына көндәлек кулланыш өчен булган “R.T.H.” шампуне, “Завод братьев Крестовниковыхъ” сәүдә маркасының “Для дамъ и господъ” сабыны һәм BiMax порошогы китереләчәк. Барлыгы Атлетлар авылына 5738 шампунь һәм 11 476 сабын, 100 килограмм кер юу порошогы китереләчәк.
“Дельрус-Дез” Сәүдә йорты ҖЧҖ Россия һәм Татарстан Республикасының дезинфекцияләү чаралары базарында 10 елдан артык эшли. Компаниянең девизы – “Яшәү хакына алга бару”.
Компания эшчәнлегенең төп юнәлешләре заманча дезинфекцияләү чараларын эшләп чыгару. Бүгенге көнгә 12 исемдәге препарат эшләнгән: “ФлориДез”, “Астера”, “Октава”, “Октава-септик”, “Дельсан-Дез”, “Дельсан-окси”, “Дельсан-профи спрей”, “Дельсан-профи салфетки”, “Дельсан” бактерияләргә каршы сабыны, “Дель-Аква” кул кремы, “Дельсепт”, “Дельсепт-ОП” антисептиклары. Барысы да тиешле тикшерүләрне узганнар һәм рөхсәт язулары бар.
Җитештерү мәйданнары Татарстан Республикасында урнашкан. Компания Россия һәм халыкара күргәзмәләрдә актив катнаша, сыйфатлы продукция исә киң кулланылышта.
“ОримиТрэйд” компанияләр төркеме - Россиядә чәй һәм кофе җитештерүче иң эре җитештерүче, чын кайнар эчемлекләрнең чыгарылу күләмнәре, технологияләре, дистрибуция буенча Россия базарындагы күпеллык лидер.
“ОРИМИ ТРЭЙД” компаниясе Россиядә чәй-кофе чималын иң эре импортлаучы булып тора, дөньяның чәй-кофе базарының әйдәп баручы операторлары бишлегенә керә.
Компаниянең брендлары – Greenfield, TESS чәе, чәй ”Принцессалары” сериясе, Jardin һәм “Жокей” кофесы – иң билгеле чәй һәм кофе маркалары исемелегенә керәләр һәм кулланучы тарафыннан яратып сатып алыналар.
“ОРИМИ ТРЭЙД” компаниясенең иң мөһим активы – чәй-кофе продукциясе җитештерә торган “Орими” фабрикасы. “Орими” фабрикасы Россиянең чәй-кофе тармагында иң әһәмиятле предприятиесе, система булдыручы оешмаларның РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган (2015) исемлегенә кертелгән.
“ОРИМИ ТРЭЙД” компаниясе продукциясе Европа союзы илләрендә, Көнчыгыш Европада, Балтиядә, АКШ, Канада, Израиль, Согуд Гарәбстаны, БДБ илләрендә тәкъдим ителгән.
Компания 1994 елда барлыкка килгән. Штаб-фатир Ленинград өлкәсендә. Төбәк вәкиллекләре исә Россия Федерациясенең 75 төбәгендә, Беларусь Республикасы, Молдова, Әрмәнстанда ачык, Казахстан һәм Кыргызстанда кече компанияләре эшли.
“Колизей” вакыйгалар үзәге” – 16 ел дәвамында төрле өлкәләрдә зур масштаблы чаралар – спорт чаралары, ивент-маркетинг, эшлекле һәм рәсми чаралар, MICE , фестивальләр, зур даирәләрдәге чаралар һәм корпоратив юнәлештәге чаралар оештыру һәм уздыру белән шөгыльләнә торган тулы циклдагы ивент-агентлык.
Компаниянең үзенчәлекле ягы булып шәхси кабатланмас проектлар ясау һәм аларны эре брендлар һәм хөкүмәт структуралары катнашында гамәлгә ашыру тора. Хәзерге вакытта компания “Россия-2018” оештыру комитеты, ComedyClub белән бергәлектә проектлар алып бара.
“Колизей” вакыйгалар үзәге” проектлары төрле вакытларда Австрия, Англия, Әрмәнстан, Болгария, Бразилия, Греция, Доминикан Республикасы, Мисыр, Иордания, Испания, Италия, Канада, Кипр, Кытай, Латвия, АКШ, Төркия һәм Швейцариядә, шулай ук Россиянең күп кенә шәһәрләрендә оештырылган булган. Шулай итеп, компания 4 континентны колачлаган һәм бу юнәлештә эшен дәвам итә.
ДЧ-2015 партнер компанияләре:
1. “АВТОВАЗ” ААҖ, “Автомобильләр” төрендә милли партнер. Чемпионатта катнашучыларны йөртү өчен 217 автомобиль тәкъдим итә.
2. “АК БАРС” БАНК ААҖ, “Банклар” төрендә милли партнер. Компания Чемпионат корылмаларында түләү инфраструктурасын булдыру, карталар эмиссиясен һәм истәлекле тәңкәләр чыгаруны гамәлгә ашыра.
3. “ТМТ” (Летай ҖЧҖ, “Кәрәзле элемтә” төрендә милли партнер. Компания Оештыру комитетына һәм Чемпионатта катнашучыларга кәрәзле элемтә һәм телекоммуникация җиһазларын тәкъдим итә.
4. “Планета фитнес” клублар челтәре, “Фитнес хезмәтләр” төрендә милли партнер, “Планета фитнес” клублар челтәре фитнес-үзәкләре хезмәтләрен тәкъдим итә.
5. “Система.Ит” ҖЧҖ, “Таможня эшләрен башкаруда хезмәт күрсәтүләр” төрендә милли партнер. Компания спорт чараларын оештыру һәм уздыру өчен Таможня союзы таможня биләмәсенә кертелә һәм кире чыгарыла торган товарлар һәм транспорт чараларын таможняда рәсмиләштерү хезмәтләрен күрсәтә.
6. “Лаборатория Касперского” ЯАҖ, “Вируслардан саклану” төрендә милли партнер.
7. “Шенкер” ЯАҖ, “Халыкара тәэмин итү / Йөкләрне ташу буенча локаль оператор” төрендә милли партнер. Компания Чемпионатка әзерлек һәм аны үткәрүдә катнашучы компанияләр өчен йөкләрне халыкара һәм локаль ташуларны оештыра.
8. “ИКЕА МОС” ҖЧҖ ( “МЕГА” СҮ), “Сәүдә үзәге” төрендә милли партнер. Компания сәүдә үзәгендә реклама-мәгълүмат төрендәге хезмәтләр күрсәтә.
9. “Спортмастер” ҖЧҖ, “Спорт кибетләре челтәре” төрендә милли партнер. Компания Спортчылар авылын спорт җиһазлары белән тәэмин итәчәк.
10. “Татнефть-АЗС Центр” ҖЧҖ, “Ягулык белән тәэмин итүче” төрендә милли партнер. Чемпионатның рәсми транспортын ягулык белән тәэмин итә.
11. “Информационные системы” ҖЧҖ (БИМ-радио), “Радио” категориясендә мәгълүмати партнер. Компания реклама-мәгълүмат төрендәге хезмәтләр күрсәтә.
12. “ИФ ИНГЛИШ ФЕСТ СНГ” НОУ ОЦ, “Тел мәктәбе” төрендә милли партнер. Реклама-мәгълүмат төрендәге хезмәтләр күрсәтә.
13. BonAqua – эчә торган суның Россиядә әйдәп баручы бренды, Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми эчә торган суы. BonAqua спортчылар, Оештыру комитеты әгъзалары һәм волонтерлар өчен 300 000 литр су тәкъдим итә.
ФИНАның рәсми партнерлары:
Хәзерге көнгә ФИНА Халыкара йөзү федерациясе тарафыннан 7 рәсми партнер расланган.
1. Nikon - оптика һәм сурәтләрне эшкәртү өчен электрон җайланмалар җитештерүдә махсуслашкан япон компаниясе. Чемпионатның төп матбугат үзәгендә җиһазларны арендалау хезмәтләре күрсәтә.
2. Yakult – сөттән ясалган энергетик эчемлекләр җитештерүче япон компаниясе. Спортчыларны 40 мең шешә продукция белән тәэмин итә.
3. Myrtha Pools – италия компаниясе, A&T Europe Spaның коммерцияле бүлекчәсе булып тора. Бассейннар һәм аларга кирәкле эшләнмәләрне җитештерү буенча хезмәтләр комплексын тәкъдим итә, “Казан Арена”да һәм Су полосы өчен аренада бассейннар төзү буенча партнер.
4. Omega – спорт хронометражы өлкәсендә профессиональ хезмәтләр тәкъдим итүче швейцария компаниясе.
5. Midea – көнкүреш җиһазлары, кондиционерлаштыру системасын җитештерүче кытай компаниясе.
6. Arena – йөзү өчен киемнәр һәм аксессуарлар җитештерүче әйдәп баручы компанияләрнең берсе. Оештыру комитеты вәкилләрен һәм төп клиентлар төркемнәрен махсус киемнәр белән тәэмин итә.
7. Kazan Russia 2015 – Казанда 2015 елда узачак Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты һәм 2015 елда узачак “Мастерс” төрендәге Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты.
ФИНА рәсми хезмәт күрсәтүчеләре:
ФИНАның рәсми хезмәт күрсәтүчеләренә бассейннар өчен җиһазлар (йөзү өчен су бүлгечләр, су полосы өчен капкалар, һ.б.) белән тәэмин итүче Malmsten компаниясе, су полосы өчен 250 данә туп бирүче Mikasa, суга сикерү өчен трамплин бирүче Duraflex һәм Nussli керә.