Казан мэры ДЧ-2015кә билетлар сату барышын тикшерде

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

Казан мэры Илсур Метшин бүген Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатына билетлар сату барышын тикшерде. Шәһәр башлыгы “Яшьлек” метро станциясендәге фирма кассасы эшчәнлеген тикшерде, бирегә исә ул “Кремль” метро станциясеннән килде. Шәһәр башлыгын “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО генераль директоры Азат Кадыйров, Башкарма комитет аппараты җитәкчесе Игорь Сивов, Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов, “Метроэлектротранс” МУП директоры Әсфән Галәвов озатып йөрделәр.

Казан мэры Илсур Метшин “Яшьлек” метро станциясендәге кассада беренче сатып алучылардан булды. У биредә су полосы буенча ярышларның 7-8 август көннәрендә “Казан Арена” һәм Су спорт төрләре сарае арасындагы ачык мәйданда узачак финал ярышларына билетлар алды һәм кассирдан сатуның ничек барганлыгын сорашты.  

“Спортның барлык төрләре дә бик кызыклы. Ярышларга сорау зур. Бәяләр диапазоны да сөендерә: иң түбән бәя, Универсиада вакытындагы кебек үк, 50 сум. Мондый бәягә Чемпионатны тамаша кылу – бик зур бәхет. Су спорт төрләре буенча Чемпионатны карар өчен кешеләр океан аръягыннан киләләр бит. Ә без исә Казанда яши торып мондый мөмкинлекне ычкындырырга тиеш түгелбез. Универсиада чорында билет сатып алырга теләгән кешеләр дулкыны кисәк китереп бәрде, без моны көтмәгән идек. Чемпионат башланыр көннәр җиткәндә монда да туристлар һәм шәһәрлеләр агымы көчәячәгенә шик юк. Массакүләм дулкынга әзер булырга кирәк. Чират булырга тиеш, әмма этеш-төртешкә юл куярга ярамый”, - диде мэр.

ДЧ-2015нең фирма кассалары Казанның популяр булган һәм кешеләр күп йөри торган урыннарында ачылды – зур сәүдә үзәкләрендә, метрополитен станцияләрендә (“Кәҗә бистәсе”, “Яшьлек”, “Тукай мәйданы” һәм “Җиңү проспекты”) һәм Чемпионат корылмаларында. Кассаларда шәһәрлеләр һәм кунаклар бланклардагы билетларны да, электрон билетлар да сатып ала алалар. Азат Кадыйров сүзләренчә, билетларга сораулар зур.

“Чемпионатка карата кызыксыну бар һәм ул көннән-көн үсәр дип ышанам. Сату динамикасы үсештә, бүгенге көнгә 130 меңнән артык билет сатылган, шуларның 16 меңе чит ил кешеләре тарафыннан сатып алынган, без моны IP-адреслар буенча карап барабыз. Билетларның барлыгы 30 проценты сатылган”, - дип сөйләде “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО генераль директоры Азат Кадыйров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International