Спорт объектларын әзерләү белән беррәттән Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының мәдәни программасын булдыру эшләре дә ахырына якынлаша. Бу хакта “Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясе кысаларында "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" КБАО генераль директоры урынбасары Михаил Зотов сөйләде.
ДЧ-2015 мәдәни программасы - спорт проектлары дирекциясе белән ТР Мәдәният министрлыгының уртак эше. Ул музей фонды, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Comedy Club Production тәкъдим итәчәк “AQUA Comedy Club” концерты, күргәзмәләр (“Казан Кремле” музей-тыюлыгы, “Эрмитаж-Казан” үзәге, Татарстан Республикасы Милли музее) һәм Чемпионатның төп мәдәни мәйданы – ФИНА Паркында үтәчәк чаралар эшен куздә тота. “Мәдәни программаның үзенчәлеге булып “Comedy Club” фестивале торачак. Артистлар программаны махсус ДЧ-2015 өчен әзерлиләр”, - дип белдерде Михаил Зотов.
Чыгышта Comedy Clubның төп резидентлар составы: Павел Воля һәм Гарик Харламов, Тимур Бәдретдинов һәм Демис Карибидис, Андрей Скороход һәм Руслан Белый, Зураб Матуа һәм Андрей Аверин, Дмитрий Сорокин һәм Марина Кравец, Алексей Смирнов һәм Антон Иванов, шулай ук Илья Соболев катнашачак.
Шуны искәртергә кирәк, дөнья практикасында тәүге кат дөнья Чемпионатының ачылу тантанасы 8 тапкыр кабатланачак. Михаил Зотов сүзләренә караганда, бу карар теләге булган һәркем спорт бәйрәме атмосферасын тулысынча тойсын өчен кабул ителгән.
ФИНА паркының эшенә килгәндә, рәсми ачылыш 24 нче июль көнне булачак. Чемпионат төгәлләнгәнчегә кадәр парк ял көннәрсез 12.00 дән алып 22.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Бирегә теләге булган һәркем килә алачак. Парк барлыгы 20 000ләп кешене сыйдырачак.
Паркка Чистай урамы ягыннан карап кертү пункты (кертү мөмкинлеге 15 000 кеше) аша узарга мөмкин булачак. Тамашачыларга паркка керү Ямашев проспекты ягыннан “Казан Арена” стадионы КППсы (кертү мөмкинлеге 20 000 кеше) аша үтәләчәк, алга таба стилобатка үтәргә һәм Чистай урамы ягыннан паркка төшәргә кирәк булачак.
Стилобатта тамашачыларны музыкаль, бию һәм театраль перфоманс белән Россиянең яңа һәм танылган иҗади коллективлары – “Культурный сдвиг” II Бөтенроссия урам перфомансы фестивале катнашучылары каршы алачак. 16.00 дән 22.00 сәгатькә кадәр килгән тамашачыларның күңелен төрле образлы “җанлы сын”нар, урам рәссамнары, романтик акустик музыкантлар, профессиональ джаз-башкаручылар һәм хип-хоп культурасының яшь артистлары, төрле юнәлештәге бию коллективлары, театральләшкән интерактивлар һәм спектакльләр күтәрәчәк.
Паркта күпләгән иҗади мәйданнар оештырылачак. Парк базасында “Kremlin LIVE”, “Созвездие – Йолдызлык”, “Сандецкий утарында джаз” фестивальләре артистлары чыгыш ясаячак. Казанлылар өчен “Казан Арена” стадионы медиафасадында ДЧ-2015 ачу һәм ябу тантанасының турыдан-туры трансляциясен карарга мөмкин булачак.