Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА Дөнья чемпионаты башланырга бер атна кала Казанга ФИНА Халыкара йөзү федерациясе җитәкчеләре килде. Бүген төнлә Казанга ФИНА Президенты Хулио Сезар Маглионе утырган самолет төште. Кичә кич Татарстан башкаласы шушы оешманың Башкарма директоры Корнель Маркулескуны кабул иткән иде.
Чемпионатка 7 көн кала, ФИНА Президенты һәм Башкарма директоры әлеге масштаблы спорт чарасын кабул итүгә Казанның әзерлеген бәяләячәкләр. Аерым алганда, Хулио Сезар Маглионе һәм Корнель Маркулеску ДМ-2015 объектларын үзләре карап чыгарга җыеналар һәм “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО җитәкчеләре белән дә очрашачаклар. Ә 23 июль көнне Европа чиновниклары расписаниесендә Россия Спорт министры Виталий Мутко белән иртәнге аш планлаштырылган, анда яклар тагын бер кабат Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА Дөнья чемпионатын әзерләүгә һәм уздыруга бәйле мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар. Шул ук көнне Халыкара йөзү федерациясе Президенты Хулио Сезар Маглионе һәм Башкарма директоры Корнель Маркулеску Казанда ФИНА Генераль конгрессында чыгыш ясаячак.
Искәртәбез, Су спорт төрләре буенча 16нчы ФИНА Дөнья чемпионаты Казанда 2015 елның 24 июленнән алып 9 августына кадәр барачак. Ярышлар 6 спорт төре буенча узачак: йөзү, ачык суда йөзү, хай-дайвинг, суга сикерү, синхрон йөзү һәм су полосы. 2015 елның төп спорт ярышларында катнашуга заявкаларны дөньяның 190 иленнән 2793 спортчы һәм 1490 рәсми зат җибәргән, бу барлык уеннар тарихында рекордлы күрсәткеч санала. Ярышларда 198 судья хезмәт күрсәтәчәк, шулардан: 117 халыкара судьяһәм 81 илкүләм судья.