Беренче журналистлар ДЧ-2015кә аккредитация алдылар

2015 елның 17 июле, җомга

Бүген беренче журналистлар 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты өчен аккредитация таныклыклары алды. Медианы аккредитацияләү үзәге йөзү һәм синхрон йөзү ярышлары үтәчәк “Казан Арена” стадионында ачылды.

Исегезгә төшерәбез, аккредитация 2015 елның 15 нче гыйнварыннан 15 нче июненә кадәр ачык иде, GMS FINA системасында 5 ай алдан 45 илдән медиа вәкиле билгеләнде: Кытай, Франция, Бөекбритания, Германия, Венгрия, Италия, Япония, АКШ, бүгенге көндә 1500гә якын журналист һәм телетапшыру компанияләре аккредитация узган.

Аккредитация узган медиа вәкилләренә шушы сервислар хезмәт күрсәтә: ММЧ өчен билгеләнгән кунакханәләргә урнаштыру, рәсми кунакханәләрдән спорт объектларына кадәр транспортта йөртү, аэропорт һәм тимерьюл вокзалларында каршы алу һәм озату, спорт объектларында кофе-брейклар.

Дөнья Чемпионаты кысаларында 23 нче июльдән 9 нчы августка кадәр 4 матбугат үзәге эшләячәк. Алар “Казан Арена” һәм “Казансу” объектларында, Су спорт төрләре сараенда, Су полосы өчен арена территориясендә урнашачаклар.

Матбугат үзәкләре ярышлар башланырга 2 сәгать кала эшли башлый һәм ярышлар бетеп 2 сәгать узганнан соң үз эшен тәмамлый. Барлык ярыш объектларында журналистлар өчен аерым керү урыны, эш зонасыннан һәм трибуналардан микс-зонага кадәр уңайлы узу; матбугат эшли торган зонада бушлай Wi-Fi оештырылачак.

ММЧ вәкилләре ярышның соңгы көне – 9 нчы августка кадәр аккредитация таныклыгы ала алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International