Бүген Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты алдыннан реаль вакыт шартларында иң масштаблы укуларның берсе үтте. Укуларда ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, министрлык һәм республика идарә тармаклары вәкилләре катнашты.
Укулар “Казан Арена”, “Казансу” һәм “Су полосы өчен арена” кебек өч спорт объекты катнашында иртән башланды. Биредә 3 меңнән артык кеше катнашты.
“Казан Арена” объекты командасы стадионга иртүк – 6.45 сәгатьтә килде. Иртәнге сәгать 8дә күрсәтмә бирү, МВД, МЧС хезмәткәрләре һәм тикшерүче-оештыручы постларын урнаштыру төгәлләнде. Әзерлек эшләре тәмамлануга, объектка спортчылар һәм рәсми вәкилләр килде, допинг-тикшерү пункты эшли башлады, уку кысаларында шаттллар, аеруча “Медиа” клиентлар төркемен йөртү эшчәнлеге тикшерелде.
План буенча тамашачыларны трибуналарга утырту, ярыш һәм бүләкләү тантанасы репетицияләре узды. Укулар эвакуация килеп чыгарга мөмкин булган шартларны үзләштерү эше белән тәмамланды.
“Барлык чаралар да объектлар эшчәнлегенең штатлы режимын һәм ДЧ-2015тә хезмәткәрләрнең һәм волонтерларның эшен тикшерү максаты белән уздырылды”, - дип хәбәр итте ярышларны оештыру комитеты.
Укулар 22 нче июль көнне дәвам итәчәк. Бу көнне Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының ачылу тантанасының генераль репетициясе булачак.