Казанга ДЧ-2015 спортчылары килү дәвам итә

2015 елның 18 июле, шимбә

“Казан” аэропорты Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кунакларын кабул итүен дәвам итә. Кунакларның 95%ы Казанга нәкъ менә һава транспорты белән киләчәк. 21-23 нче июль, 28-30 нчы июль көннәре аеруча да кызу булачак.

Беренчелекне билгеләү урынына көн дә планетаның төрле почмакларыннан унлаган кунак җыела. Делегатларны оештыручылар һәм волонтерлар каршы ала һәм аларны яшәү урыннарына озата. ДЧ-2015 барышында “Казан” аэропортына 5000нән артык спортсмен, рәсми вәкилләр һәм журналистлар килүе көтелә. “Иң беренчеләрдән булып үз эшен транспорт чаралары башлый. 17 нче июльдән Казандагы рәсми һәм Мәскәүдәге транзит пунктлары эшли башлады. Казандагы кебек үк Мәскәү аэропортларында да махсус укытылган хезмәткәрләр эшли. Алар GMS системасында автоматик рәвештә формалашучы график буенча кунакларны каршы алалар. Спортчылар һәм кунаклар паспорт тикшерүе узалар, аннан соң аларга багаж алырга һәм таможня аша үтәргә ярдәм итәләр. Казанга килгәннән соң кунакларны теркиләр һәм махсус машиналарда яки автобусларда яшәү урыннарына озаталар”, - дип сөйләде транспорт һәм таможня Департаменты җитәкчесе урынбасары Андрей Лопатин.

2015 нче елның 15 нче июленнән 15 нче августына кадәр Чемпионатның барлык катнашучылары илгә визазыс керү хокукына ия. Бүген Казанга синхрон йөзү буенча Кытай җыелма командасы килде. Ялыктыргыч очуга карамастан, спортчы кызлар теләп аралаштылар. Ә команданың баш тренеры Маюко Фуджики чемпионатта команда алдына куелган максатлары белән уртаклашты.

“Киләсе ел – олимпия елы, һәм безнең максатыбыз - Казандагы дөнья чемпионатында 2016 елда булачак уеннарда катнашу хокукын яулау. Безнең командада яшьләр күп, ике спортчы кызыбыз Лондонда үткән Олимпиадада катнашты. Россия командасына килгәндә – ул бик көчле, без алар дәрәҗәсенә җитәргә телибез”, - дип сөйләде тренер.

Синхрон йөзү буенча ярышлар 25 нче июльдән 1 нче августка кадәр “Казан Арена” стадионында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International