Рөстәм Миңнеханов ТР спортчылары һәм тренерларын Кванджудагы Универсиада казанышлары белән котлады

2015 елның 21 июле, сишәмбе

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Кванджуда (Көньяк Корея) узган XXVIII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Очрашу Татарстанны Хөкүмәте йортында узды.  Рөстәм Миңнеахнов ТР спортчылары һәм тренерларын Кванджудагы Универсиада казанышлары белән котлады һәм, медальләр яулау әзерлекнең югары дәрәҗәдә булуы хакында сөйли, дип билгеләп үтте.

"Безнең өчен, бөтен Татарстан өчен сезнең җиңүләр бик мөһим, - диде Рөстәм Миңнеханов спортчыларга мөрәҗәгать итеп. - Сез үзегезнең курсташ, сезнең белән укучы барлык студентлар өчен үрнәк булып торасыз. Мондый үрнәкләрдә тәрбияләнү - бик мөһим". Татарстан лидеры сүзләренчә, республика җитәкчелеге алга таба да спорт һәм спортчыларга ярдәм күрсәтәчәк, төбәктә заманча спорт инфраструктурасын үстерәчәк.

"Без сезнең спорт карьерасын тәмамлаганнан соң да киләчәгегез булуны, яхшы белем алуыгызны, эшегез, социаль гарантияләр булуны телибез", - диде ул һәм спортчыларга уңышлар һәм киләчәктә дә югары казанышлар теләде.

Искәртеп узабыз: Кванджуда (Көньяк Корея) 3-14 июльдә узган XXVIII Бөтендөнья җәйге Универсиадасында Россия җыелмасы составында Татарстаннан 34 спортчы катнашты. Татарстан спортчылары су тубы, волейбол, академик ишү, дзюдо, җиңел атлетика, теннис, өстәл теннисы, йөзү, стендка ату, тхэквондо һәм фехтование кебек спорт төрләрендә чыгыш ясады. Алар Универсиадада барлыгы 11 медаль яулады (2 алтын, 4 көмеш һәм 5 бронза). 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International