Су мундиале стартына кадәр барлыгы 3 көн калды. Бу вакыт эчендә Казанга Кытайдан, Бразилиядән, Казахстаннан, Япониядән, Төрекмәнстаннан, Италиядән, Бөекбританиядән, Төньяк Кореядән, Нидерландтан, Мексикадан, Йәмәннән, Россиядән, Швейцариядән, Австралиядән, Франциядән, Колумбиядән, Венгриядән һәм дөньяның башка илләреннән 460 спортчы килде. Беренчелектә дөньяның 190 иленнән 2651 спортчы катнашачак.
21 июльдә Канададан, Мисырдан, АКШтан, Үзбәкстаннан һәм Россиядән зур делегацияләр иң беренче булып килде. ДЧ-2015кә килгән АКШ делегатлары арасында 10 метрлы каланчадан суга сикерү буенча 2012 елгы җәйге Олимпия уеннары чемпионы, 16 тапкыр АКШ чемпионы Дэвид Будайя, шулай ук синхрон трамплин буенча (3 метр) Лондондагы 2012 елгы Олимпия уеннарының көмеш призерлары Келси Брайант һәм Эбигейл Джонстон бар. Россия җыелма командасы составында – алты тапкыр Европа чемпионы, өч метрлы трамплиннан суга сикерү буенча 2012 елгы Олимпия чемпионы Илья Захаров.
19 июльдән суга сикерүчеләрнең рәсми күнегүләре башланды, 20 июльдән һәм бүгеннән - синхрончы кызлар һәм ачык суда йөзүчеләр, 23 июльдән ватерполочылар күнегүләр ясарга керешә, 28 июльдән - йөзүчеләр, 31 июльдән хай-дайверлар күнегүләр уздыра башлый.