Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА Дөнья чемпионаты вакытында Казанда җәмәгать транспорты эше буенча тәүлек буена күп каналлы кайнар элемтә эшләячәк. Бу хакта “Татар-информ” матбугат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан шәһәре Башкарма комитетының Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков хәбәр итте.
“275-30-50 телефонына шалтыратсагыз, шәһәрнең бер ноктасыннан икенчесенә кадәр ничек барырга икәнлеген, спорт объектларына кадәр нинди маршрутлар барачагын һәм аларның ничә минут саен йөрүләрен аңлатачаклар”, – диде ул.
Моннан тыш, Габделхаков билгеләп үткәнчә, диспетчерлар автобуслар, трамвайлар һәм троллейбуслар эшенә карата шикаятьләр кабул итәчәкләр. Кайнар элемтә шулай ук гадәттән тыш очракларда оператив чаралар күрү өчен дә каралган.
Комитет рәисе сүзләренчә, Чемпионат узачак көннәрдә шәһәр транспортының эше махсу график буенча гамәлгә ашырылачак. Чаралар бик соң беткән көннәрдә – 23.00 сәгатьтән соң – метрополитенның һәм объектлар аша узучы шәһәр маршрутларының эш режимы, хәрәкәт составы күпме булуны исәпкә алып, 24.00 сәгатькә кадәр озайтылачак.
“Казанның гамәлдәге маршрут челтәре ярышлар вакытында җәлеп ителгән барлык объектларны да колачлый. Объектка шәһәрнең барлык почмакларыннан да башка транспортка күчеп утырмыйча яки тагын бер транспортка гына күчеп утырып килеп җитеп булачак”, - диде Габделхаков. Аның сүзләренә караганда, ярышлар уздырылган көннәрдә тамашачылар, ярышларга алынган билетлары белән, шул көн дәвамында транспортка чикләнмәгән тапкыр бушлай утырып йөри алачаклар.
Чемпионат чорында Елга порты – Гаврилов урамы маршруты буенча йөри торган 54 нче автобус хәрәкәте схемасына үзгәрешләр кертелә. Маршрут Су спорт төрләре сараена кадәр озайтылачак, аңа 6-7 минутлык интервал белән 19 берәмлек хәрәкәттәге состав өстәләчәк.
Казанның Яңа Савин һәм Вахитов районнарында яшәүче кешеләр һәм башкалабыз кунаклары бу маршрутта “Казан Арена” стадионына һәм Су спорт төрләре сараена килеп җитә алачаклар.
“Татнефть-арена” спорт комплексы һәм футбол стадионы юнәлешендә шәһәрнең барлык районнарыннан 15 автобус, 2 трамвай һәм 2 троллейбус маршруты йөриячәк. Аларга каралган хәрәкәттәге составның гомуми саны 304 берәмлек. Су спорт төрләре сараена 4 автобус маршруты хезмәт күрсәтәчәк, бу маршрутка каралган хәрәкәттәге составның саны - 55 берәмлек.
Ачык суда йөзү буенча ярышлар үтәчәк урын - Игенчеләр сарае янында урнашкан Казансу елгасы яр буена 5 автобус маршруты хезмәт күрсәтәчәк. Бу маршрутка караган хәрәкәттәге составның саны исә 69 берәмлек.
Спорт проектлары башкарма дирекциясе белән берлектә Су спорт төрләре сараеннан “Кәҗә бистәсе” метро станциясенә кадәр махсус автобус- шаттллар йөриячәк: 2 автобус-шаттл 22.00 сәгатьтән 24.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.