Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты башланырга ике көн кала Казанга 927 спортчы һәм берничә йөз кунак килде. ДЧ-2015тә катнашучыларның 95%ы һава транспортында киләчәк. Иң беренчеләрдән булып Казанда аларны аэропорт волонтерлары каршы ала. Волонтерлар алдында җаваплы бурыч тора – кунакларда шәһәр турында матур хисләр уяту һәм кирәкле ярдәм күрсәтү.
Аэропортта “Килү һәм китү” эшчәнлек юнәлешендә 56 волонтер, шулай ук таможня һәм чик буе процедураларын көйләүчеләр, транспорт координаторлары булып торучы волонтерлар эшли. Волонтерлар нәрсә белән шөгыльләнәләр һәм аларны ничек сайлап алганнар? Бу хакта “Казан” Халыкара аэропортындагы волонтерлар белән эшләү менеджеры Энҗе Ягъфәрова сөйләде.
“Иң беренче чиратта аэропорт волонтерлары илтифатлы һәм кунакчыл атмосфера тудыралар, чөнки спортчылар һәм кунаклар иң беренче нәкъ менә аларны күрә. Ирекле булышчылар барлык катнашучыларны елмаеп сәламлиләр һәм багаж алырга ярдәм итәләр. Аңлашылмаучанлык килеп чыкса, багажны тизрәк алу өчен кирәкле документлар тутырырга булышалар, тәрҗемә хезмәте күрсәтәләр. Волонтерлар һава транспорты белән килүчеләр турында мәгълүматны оператив рәвештә алалар – кем кайсы илдән килгән, алар ничә кеше - һәм бу мәгълүматны менеджерларга тапшыралар. Халыкара рейслар булса, волонтерлар таможня тикшерүен үтәргә, документлар тутырырга булышалар, кирәк булса, тәрҗемә хезмәте күрсәтәләр. Аннары делегацияләрне һәм кунакларны кирәкле мәгълүмат алу өчен теркәлү урынына илтәләр. Соңыннан менеджерлар махсус транспортта ДЧ-2015тә катнашучыларны тору урыннарына озаталар. Сайлап алу вакытында аэропорт волонтерларының ким дигәндә бер чит тел белүләре мөһим иде. Шулай ук аларның барысы да аралашучан, стресска чыдамлы булырга тиеш. Эш сәгате өч сменага бүленгән – иртәнге (8.00дән 15.00гә кадәр), көндезге (15.00дән 23.00гә кадәр) һәм төнге (23.00дән 8.00гә кадәр). Төнлә эш аеруча күп була, чөнки күпчелек халыкара рейслар шул вакытта килә”, - дип сөйләде Энҗе Ягъфәрова.
Аэропорт волонтерлары – ачык, позитив егет-кызлар. Күбесе кече курс студентлары булганлыктан, аларга Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты бәйрәм генә түгел, ә үзләренең чит тел буенча белемнәрен, аралашу күнекмәләрен чарлау һәм командада үзара дус эшләү тәҗрибәсе алу мөмкинлеге дә.
“Мин үз шәһәремә шундый масштаблы чараны оештыруда булыша алуыма бик шатмын. Мин тәрҗемәче булырга укыйм. Әлеге эштә тел буенча тәҗрибә туплау белән бергә лидерлык сыйфатыңны да арттырасың. Чөнки һәрберебезнең иңендә зур җаваплылык. Мин спортчыларга һәм кунакларга Казан, аның кызыклы урыннары турында сөйләргә тырышам”, - дип үз хисләре белән уртаклашты волонтер Регина Раянова.
“Бу минем беренче волонтерлык тәҗрибәм. Биредә үзеңне тулысы белән ачарга, яңа вазыйфада сынап карарга, кешеләргә булышырга һәм инглиз теле буенча белемнәрне ныгытырга мөмкин. Минем сменамда бер Польша делегаты үз багажын югалтты. Ул русча яхшы сөйләшкәнгә күрә, артык кыенлыклар тумады. Мин аңа кирәкле документлар тутырырга һәм тиз арада әйберләрен табарга булыштым. Безнең менеджерлар, тим-лидерлар һәм аэропорт хезмәткәрләре бик ягымлы, командабыз да бик яхшы”, - дип сөйләде волонтер Регина Сәитова.
Аэропортта волонтерлар 17 августка кадәр эшләячәк.