Бүген булып узган матбугат конференциясе кысаларында Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио Сезар Маглионе Казанны ДЧ-2015не оештыруда мактап билгеләп узды. Федерация җитәкчесе быел тарихта иң яхшы ярышлар узачагына өметләнә.
Хулио Сезар Маглионе сүзләренчә, оештыручылар бик зур ярдәм күрсәтәләр: “Россия Президенты, Россия спорт министры, ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы, Оештыру комитеты җитәкчеләре һәм волонтерлар - аларның зур ярдәме биредә иң яхшы шартлар тудырырга мөмкинлек бирде. Бу иң яхшы Чемпионат булыр дип уйлыйбыз. Йөзү буенча чемпионатны беренче тапкыр Мастерс категориясендәге ярышлар белән бергә уздырабыз. Бу “ветеран”нарга бергә җыелырга һәм халыкара чарада катнашырга мөмкинлек бирәчәк”. ФИНА Президенты ДЧ-2015нең якынлашып килүче ачылыш тантанасын гадәти булмаган чара дип атады. Маглионе сүзләренчә, ачылыш тантанасын һәркем карый алачак, оештыручылар аны 8 тапкыр кабатлап күрсәтергә җыеналар.
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА Дөнья чемпионаты Казанда 24 июльдән 9 августка кадәр узачак. Ярышларга теркәлү узган 2793 спортчы спортның 6 төрендә: ачык суда йөзү, синхрон йөзү, суга сикерү, су полосы, хай-дайвинг һәм йөзү буенча ярышачаклар.