Казанда ул ике көн булачак, бу вакыт эчендә ул ярышлар уздырылачак объектларда булачак, шулай ук ФИНА җитәкчелеге белән очрашачак.
Визит кысаларында министр Чемпионатның ярышлар объектларында – “Казан Арена” стадионында, “Казансу”да булачак, Су спорт төрләре сараен, Су полосы өчен аренаны караячак, аларның ярышларга әзерлеген тикшерәчәк.
Виталий Мутко Халыкара йөзү федерациясе конгрессында катнашачак һәм ФИНА җитәкчелеге – Президент Хулио Маглионе һәм башкаручы директор Корнель Маркулеску белән эшлекле очрашулар уздырачак. Милли олимпия комитетлары ассоциациясе президенты – шәех Әхмәд Әл-Фәхәд Әл Сабах белән очрашу да планлаштырылган.