РФ президенты 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының ачылу тантанасында катнашачак. Моның өчен дәүләт башлыгы иртәгә Казанга киләчәк.
Кремль матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Владимир Путин “Казан Арена” стадионын да караячак һәм Россия спортчылары белән очрашачак.
Аннан алда РФ спорт министры Виталий Мутко Казанның спорт объектларының әзерлеген югары бәяләде: “Объектларның дәрәҗәсе бик канәгатьләндерде. Мин яхшы спорт бәйрәме булачагын алдан сизәм”.
Су спорт төрләре буенча дөнья беренчелеге Россиядә үтәчәк. Ярышлар 24 июльдән 9 августка кадәр барачак. Чемпионатта катнашу өчен 190 илдән 2790 спортчы теркәлде.