ДЧ-2015нең төп мәдәни мәйданы беренче кунакларга ишекләрен ачты. ФИНА паркы кунаклары күңел ачу тамашаларын күрә, конкурсларда катнаша һәм хәтта автомобиль ота алачак.
Парк ачылуга, кунаклар Чемпионат партнеры – “Планета Фитнес” клублары челтәре оештырган фитнес-зарядкага катнашты. Парк эшчәнлеге вакытында ул көн саен барачак, шулай ук клуб челтәренә абонементлар да көн саен уйнатылачак.
Парк территориясендә Expo FINA музее эшли, бирегә килүчеләр су спорт төрләренең барлыкка килү тарихы белән таныша ала. Павильонда фотосурәтләр өчен зона һәм Чемпионатка карата теләкләрне язып калдыру өчен дивар оештырылган.
Кванджу һәм Бутапештта булачак Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатлары чатырларында һәм Красноярскта булачак кышкы Универсиада-2019 чатырында ярышларның спорт тематикасы сурәтләнгән. Соңгысында көн саен өстәл керлингы, аэрохоккей һәм биатлон буенча 2 медаль комплекты уйнатылачак.
“АВТОВАЗ” ААҖ эре спонсор павильоны кунакларга радио белән идарә ителә торган машиналар ярышында катнашырга, мега-домино һәм бик зур “пятнашка” уйнарга, викториналарда катнашырга тәкъдим итә. Компания вәкилләре әйтүенчә, төп приз – автомобиль.
“Татнефть” павильонында нефть табу һәм чималны бензин итеп эшкәртү эшчәнлеге күрсәтелгән. Бу павильонда фотобудка да урнаштырылган, анда беренче кунаклар үз фотосурәтләрен ясатты инде.
Паркның иң яшь кунаклары өчен зур күңел ачу зонасы оештырылган. Балалар батутта сикерә һәм үзләрен зур булмаган йорт төзүчеләре итеп хис итә ала.
ФИНА паркында туклану зонасы да эшли, биредә рус, татар, чуаш һәм мари милли ашлары тәкъдим ителә. Һәр зонада аерым халыкка хас булган өй җиһазлары, кием-салым һәм кирәк-яраклар урнаштырылган.
Оста куллар шәһәре дә бик кызыклы, ул халык һөнәрләренең иҗади әйберләрен тәкъдим иткән 25 чатырдан тора. Биредә тәңкә коярга, милли кием киеп фотога төшәргә яки берәр кәсеп буенча мастер-класста катнашырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, бүген 24 июль көнне кич белән “Казан Арена” медиафасадында Су спорт төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионатының ачылу тантанасының турыдан-туры трансляциясе күрсәтеләчәк. Ул тәмамлангач, паркта салют атылачак.
ФИНА паркы “Казан Арена” стадионы янында урнашкан һәм 5 мең квадрат метрдан артыграк мәйданны били. Чемпионатны оештыручылар, спорт чараларында катнашу теләге булу-булмауга карамастан, һәркемгә паркка бушка керә алу мөмкинлеге тудырдылар. Моның өчен Чистай урамы яки Ямашев проспекты ягыннан тикшереп кертү пунктларын үтәргә кирәк булачак. Парк 16 августка кадәр көн саен 12:00дән 22:00гә кадәр эшләячәк.