Казанда уза торган Су спорт төрләре буенча Дөнья чемпионаты ярышларына билетларның 60 проценттан артыгы сатылган дип белдерде Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов.
Казанда Су спорт төрләре буенча Дөнья чемпионаты 24 июльдә башланды. Шимбә көнне беренче медальләр уйнатылды.
“Ярышларга билетларның 60 проценттан артыгы сатылган инде”, - дип белдерде Леонов журналистларга.
Министр сүзләренчә, җомга көнне булган ачылыш тантанасы тамашачыларның ярышларга булган кызыксынуын арттырган: “Ачылыш тантанасы бик яхшы килеп чыкты. Ачылыш тантанасының җанатарларның Дөнья чемпионатына булган кызыксынуларын арттырганлыгын күрәбез”, - диде ул.
Казанда Су спорт төрләре буенча Дөнья чемпионаты 24 июльдән 9 августка кадәр узачак.