Владимир Леонов һәм Дамир Фәттахов Казанда "Мастерс" турнирында көчен сынап карады

2015 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Бүген ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм Казан шәһәренең Мәскәү һәм Киров районнары хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов Казанда "Мастерс" категориясендә Спортның су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионатының йөзү буенча ярышында катнаштылар.

35-39 яшь категориясендә 50 метрга ирекле стильдә йөзүдә Леоновның вакыты - 28.85 секунд, шушы төркемдәге гомуми нәтиҗәсе - 41 нче урын. Дамир Фәттахов 30,48 күрсәткече белән - 47 урында. Әлеге яшь категориясендә Россия спортчысы Алексей Манжула 1 нче урында - 23.77 секунд.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International