Василий Мосин: "Казанда үземне һәрвакыт командада эшлим дип хис итәм"

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе

9-18 сентябрьдә Италиянең Лонато шәһәрендә стендка ату буенча чемпионат һәм Дөнья беренчелеге уза. Татарстан атучылары 7 медаль - 2 алтын, 4 көмеш һәм 1 бронза медаль яулады. Чемпионатның алтын медаленә Василий Мосин ия булды, яшүсмерләр арасында - Екатерина Субботина.

Татарстанның стендка атучылары уңышлары турында журналистларга матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Спорт әзерлек үзәге директоры Михаил Смолкин, ТР Пуля һәм стендка ату федерациясе президенты Сергей Демин, стендка ату буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Светлана Демина, стендка ату буенча Дөнья чемпионы Василий Мосин, стендка ату буенча Дөнья чемпионы, Дөнья чемпионатының бронза призеры Екатерина Рабая сөйләде.

Хәлил Шайхетдинов белдергәнчә, беренче тапкыр Дөнья чемпионаты белән бергә яшүсмерләр арасында дөнья беренчелеге уза. "Бу чемпионат Олимпия алдыннан үткәрелүе белән мөһим. Шулай ук чемпионатта беренче тапкыр Татарстанның 8 спортчысы катнашты, Россия җыелма командасы барлыгы 30 кешедән торуын билгеләп үтәсе килә. 10 ел элек бары тик ике исем генә дан-шөһрәт казана иде. Алар безнең өчен бренд - Светлана Демина һәм Василий Мосин. Ә бүген яшь спортчылар командасы барлыкка килә. Мисал өчен, Камил Хөсәенов мондый җаваплы стартта беренче тапкыр катнашты һәм көмеш медаль алды. Стендка ату комплексы уңышлы эшли, хәзер анда Европа шартлары булдырылды. Бүген безнең спортчыларны әзерләү буенча махсус программабыз да бар, бернәрсәгә дә ихтыяҗ кичермибез. Екатерина Рабаяга зур өметләр баглыйбыз. Аның 4 ярышта катнашасы бар, ул 2016 елгы Олимпиадага эләгергә мөмкин", - диде Хәлил Шәйхетдинов.

Сергей Демин билгеләп үткәнчә, бу чемпионатта күп нәрсә беренче тапкыр. Василий Мосин беренче тапкыр Дөнья чемпионы булды. Беренче тапкыр Татарстан данын 8 кеше яклады, беренче тапкыр 7 медаль алдылар.
"Җиңү - бу уникаль вакыйга, әмма аны фаразлап була, чөнки аңа еллар дәвамында баралар. Киләчәккә планнар - Татарстан атучыларын ярышларда өстенлек иттерүгә ирешү. Казанны һәм республиканы беләләр, Россиянең 83 төбәге бездән көнләшә, шулай ук чит ил спортчылары да. Алар без шөгыльләнә торган шартлардан, безгә дәүләт күрсәткән ярдәмнән көнләшә, ә без нәтиҗәләр белән җавап бирәбез. Казанда үземне һәрвакыт командада эшлим дип хис итәм, миңа бу спорт төрендә ярдәм итүчене шәхсән беләм, минем һәм команданың җиңүләрендә аларның өлеше зур",- диде Василий Мосин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International