Иртәгә Казанның “Пирамида” күңел ачу комплексында сугышчан сәнгать буенча ТАТФАЙТ III халыкара һөнәри турнир узачак. Шул уңайдан бүген “Татмедиа” агентлыгында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы матбугат конференциясен үткәрде.
Россия Сугышчан сәнгать берлегенең ТР буенча филиалы башкарма комитеты җитәкчесе Александр Даренков билгеләп узганча, әлеге чара спорт характерында гына түгел, күңел ачу рухында да булачак. Биредә Россия һәм Татарстанның иң яхшы коллективлары чыгыш ясавы көтелә. Турнирга хәрби хәрәкәт ветераннары, танылган спортчылар, актерлар киләчәк. Даренков әйтүенчә, бүген 17 сәгатьтә “Тандем” сәүдә комплексында сугышчыларны үлчәү тантанасы узачак. Турнир кысаларында кара-каршы көрәш тамашаларыннан тыш, Таиланд боксы буенча РФ атказанган спорт остасы, һәвәскәрләр һәм профессионаллар арасында гамәлдәге дөнья чемпионы Артем Левиннан мастер-класс һәм башка спортчылардан семинарлар көтелә.
Александр Даренков әйтүенчә, бу юлы турнирга аеруча җитди көндәшләр киләчәк. Шуңа күрә республика федерацияләре дә иң-иңнәрне сайлап алган. ТР панкратион федерациясе башкаручы директоры Рөстәм Зиннәтуллин аның сүзен җөпләп, сайлап алуның күп баскычлы булуын билгеләп үтте.
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының массакүләм физкультура-сәламәтләндерү эше бүлеге башлыгы Станислав Андреев ассызыклаганча, мондый турнир Татарстанда кара-каршы көрәш төрләрен популярлаштыруга этәргеч булачак.
Тамашачылар төрле авырлык категорияләрендә 10 пар көрәше шаһитлары булачак. Суперкөрәштә Россиянең 19 яшьлек Мәскәү спортчысы Илья Топчин Иранның 33 яшьлек Тәһран көрәшчесе Мөхәммәд Реза Нозарига каршы чыга. “Бу бик оста ике спортчының кызыклы каршылыгы булачак”, - дип билгеләп үтте Р. Зиннәтуллин.
ТР Үзоборона Комбат федерациясе вице-президенты Иван Платцев сүзләренә караганда, турнир Mix Combat, Oriental Combat, MMA, панкратион һәм киокусинкай кебек кара-каршы көрәш төрләре буенча узачак. Татарстаннан Казан, Түбән Кама, Әлмәт кебек шәһәрләрдән 8 спортчы, Россиянең Чабаксар, Димитровград, Түбән Новгород, Ульяновск, Грозный, Махачкала, Магниторгорск кебек шәһәрләреннән, Үзбәкстан, Ираннан көрәшчеләр куәтләрен сынап караячак. “70 кг га кадәр авырлыкта 4 көрәшче “Татфайт” лига чемпионы поясы өчен дәгъва кылачак, Mix Combat буенча Гран-при уйнатылачак. Болар беренче парга билгеләнгән Ильхом Назимов (Үзбәкстан) белән Руслан Хисаметдинов (Казан) һәм икенче булып чыгыш ясаячак Сергей Осипов (Чабаксар) белән Анар Поладов (Казан). Әлеге көрәшләрнең җиңүчеләре Гран-при финалында очрашачак”, - дип билгеләп үтте И. Платцев.
Спикерлар поясның күчмә булуын шәрехләп узды. Көрәшче турнирда өч тапкыр җиңгән очракта гына, чемпион поясы анда кала.
Иван Платцев билгеләп үткәнчә, турнирга сайлап алу Югары Ослан районында “Чемпион” спорт комплексында узган. Татарстаннан 40 тан артык кеше катнашырга теләк белдергән, аларның 8е генә сайлап алынган. Ул ышандырганча, катнашучыларның осталыгына гадел бәя бирү өчен, сугышчан сәнгать буенча дүрт федерация иң яхшы судьяларны билгеләячәк.
Матбугат конференциясендә катнашкан Казан спортчысы Артур Кравченко 93 кг га кадәр авырлык категориясендә MIX Combat спорт төрендә чыгыш ясый. Аңа Магниторгорскидан Николай Рачекка каршы чыгарга туры киләчәк. Артур өчен бу реванш-көрәш булачак. Беренче тапкыр мәйданда спортчылар апрель аенда очрашкан булган. “Тренерлар белән хаталар өстендә эшләдек. Хәзер башка тактика кулланылачак”, - диде Артур. Ул “Татфайт”та атмосфераның бик яхшы булуын, турнирның гладиаторлар көрәшенә тиң булуын билгеләп узды. “Аренага чыкканда, тамашачылар куәт өстәп тора. Көрәш вакытында эмоцияләр бик көчле!” – диде ул.
Чараның финанс ягына килгәндә, көрәштә җиңелгән спортчы – 10 мең, җиңгәне 20 мең сумлык гонорар белән бүләкләнәчәк. “Россия һәм дөнья күләмендә гонорарлар, әлбәттә, югары түгел, тик Татарстан Республикасында кара-каршы көрәштә һөнәри спорт институты әле оешып кына килүен исәпкә алганда, бу ярыйсы. Әле күбесе студент булган катнашучылар өчен бу премия начар түгел”, - дип белдерде А. Даренков.
Югарыда әйтелгәнчә, бүген 19 сәгатьтә “Диана” спорт комплексында Таиланд боксы һәм кикбоксинг буенча турнирларда күп тапкыр җиңүче булган Артем Левин мастер-класс бирәчәк. “Семинарда үзем көрәштә куллана торган барлык алымнарны күрсәтәчәкмен”, - диде ул. Аның фикеренчә, кара-каршы көрәш белән шөгыльләнү холыкны бик чыныктыра. Шулай ук, 10 нчы октябрь 11 сәгатьтә сугышчан сәнгать актеры һәм остасы Владислав Деминның “Сугышчан сәнгать төрләре һәм кино” мастер-классы узачак. 10-15 яшьтәге балалар өчен мастер-класста катнашу бушлай.
Спикерлар әйтүенчә, турнирны иң яхшы яктырткан журналист 10 мең сумлык махсус премиягә лаек булачак.