Казанда 150 гә якын кеше "Мин - Татарстан Республикасы доноры" акциясендә катнашты

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе
 Казанда икенче ел рәттән ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән "Иҗади яшьләр академиясе" төбәк иҗтимагый оешмасы ярдәмендә үткәрелә торган "Мин - Татарстан Республикасы доноры" проектының чираттагы акциясе узды.
Нигездә, акциядә актив студентлар катнаша, аларның күбесе кызлар. Табиблар сүзләренә караганда, теләсә нинди төркемгә керүче кан кирәк. Һәр донор үз авырлыкларына карап 350-450 грамм кан тапшыра.
Кан тапшыру акциясендә катнашу өчен, иртән күп ашамаска, берничә көн алкоголь эчемлекләр кулланмаска, майлы ризыклар ашамаска кирәк. Аннары паспорт белән теркәлү, экспресс кан анализы бирү, аннан кан тапшыруга рөхсәт алу зарур.
"Без акция оештыручылар белән икенче ел рәттән элемтәдә торабыз. Канга ихтыяҗ һәрвакыт бар, Татарстанда бушлай кан бирү яхшы үсеш алган. Нигездә, кан бирергә яшьләр килә", - дип белдерде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге оештыру-методик эшләр буенча баш табиб урынбасары Зөлфия Сөләйманова.
Акциядә барлыгы 150 гә якын кеше катнашты. Тапшырылган кан махсус камерада сакланачак һәм аның компонентлары гражданнар ихтыяҗына кулланылачак. Киләсе шундый чара декабрьдә узачак. 2014-15 ел уку елларында шундый 13 акция үткәрелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International