Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Чаллыда эш сәфәрендә булды. Ул Чаллы дәүләт педагогика университетының «H2O» яңа бассейнын ачу тантанасында катнашты. Чарада шулай ук ТР Премьер–министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйльметдинов һәм Әлфия Когогина, Россия Тхэквондо федерациясе җитәкчесе Анатолий Терехов һ.б. катнашты.
Спорт-сәламәтләндерү комплексы “Россиянең 500 бассейны” программасы кысаларында төзелгән. Аның мәйданы 3000 кв метрдан артык. Өч катлы спорт комплексында 2 бассейн, 3 өйрәнүләр залы һәм конференция залы, көрәш залы кардиозал, төркемле программалар өчен заллар, балалар бүлмәсе һәм сауна бар.
Объектның бәясе 186,4 млн сум тәшкил иткән, аның 80 млн сумы – федераль бюджеттан, 50 млн сумы – республика бюджетыннан һәм 31 млн сумы – вуз акчасы. 2015 елда төзелешне тәмамлау өчен РФ бюджетыннан 10 млн сум бүлеп бирелгән. Моннан тыш, җиһазлар ТР бюджетыннан бүленгән 15,4 млн сумга алынган.
“Бүген “Россиянең 500 бассейны” программасы кысаларында без яңа спорт комплексы ачабыз, ул студентлар өчен яңа мөмкинлекләр тудыра. Сез спорт белән шөгыльләнә алсын өчен шартлар тудырабыз. Барыгызны да бу истәлекле вакыйга белән котлыйбыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул вуз ректоры Фәйрүзә Мостафинага 100 мең сумга сертификат тапшырды.
Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов сүз алып, бассейн 2010 елда Президент Владимир Путин ярдәме белән старт алган "Россиянең 500 бассейны" программасы кысаларында төзелүен искәртте.