Россия ватерполчылары - Европа чемпионатының чирек финалында

2016 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Россия җыелмасы ватерполчылары Европа-2016 чемпионатының 1/4 финалына юллама алды. Бүләкләр өчен көрәшне дәвам итү хокукына квалификация матчында Россия командасы Германия җыелмасын отты. 

Европа-2016 чемпионатында Россия җыелмасы өчен Казан "Синтез"ы сакчысы Артем Одинцов та чыгыш ясый.

Россия ватерполчылары чирек финал ярышын бүген дөньяның хәзерге чемпионы - Сербия җыелмасына каршы үткәрә. Алар ярым финалга чыгу өчен көч сынашачак, дип хәбәр итә "Синтез" командасының матбугат сәркатибе Ольга Камардина.

Россия җыелмасы - Германия җыелмасы 9:6 (2:2, 3:1, 2:1, 2:2)

Россия командасы өчен тупларны кертүчеләр: Магомаев (2), Бугайчук (2), Холод (2), Бычков (1), Лисунов (1), Гыйниятов (1).    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International