Ир-ат һәм хатын-кыз командалары арасында бадминтон буенча Европа чемпионатына билетлар инде сатуга чыкты

2016 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

16-21 февраль көннәрендә Казан янә халыкара ярышлар уздыру мәйданына әйләнәчәк. Россиянең спорт башкаласы ир-ат һәм хатын-кыз командалары арасында бадминтон буенча Европа чемпионатын һәм 15 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында бадминтон буенча Европа беренчелеген кабул итә. Ярыш объекты буларак, моннан ике ел элек бадминтон буенча Европаның шәхси чемпионаты узган Гимнастика үзәге файдаланылачак.

Бу ярышлар Европаның барлык алдынгы бадминтон илләреннән әлеге уенның иң көчле вәкилләрен җыячак. Россиядән дә иң яхшы спортчылар чыгыш ясаячак. Ике турнирда 38 дәүләттән (Уэльс төшеп калды) 450 ләп спортчы катнашыр дип көтелә. Ярышларга халыкара һәм илкүләм дәрәҗәдәге 76 хөкемдар хезмәт күрсәтәчәк.

Әлеге ярышлар — спортчылар өчен Рио-де-Жанейро шәһәрендә узачак Олимпия уеннарына сайлап алыну өчен тагын бер форсат, чөнки бу чемпионат сайлап алу төгәлләнер алдыннан Европадагы соңгы иң зур ярыш булып тора.

Казандагы чемпионатта ир-ат һәм хатын-кыз командалары арасындагы ярышларны 15 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында кыйтга беренчелеге белән бергә уздыру тәҗрибәсе дәвам итәчәк. Әлеге ярышлар түбәндәге разрядларда үткәрелә: ир-атлар арасында шәхси һәм парлар бәйгесе, хатын-кызлар арасында шәхси һәм парлар бәйгесе, катнаш бәйгеләр. Бу формат әүвәлрәк Базель шәһәрендә (Швейцария) узган 2014 елгы Европа чемпионатында сынап каралды.

Ярышларга билетлар сатуга чыкты инде. Аларны www.zamnoi.ru билет операторы сайтында онлайн-режимда да, шәһәр кассаларында да алып була. Ярыш көннәрендә билетлар Гимнастика үзәгенең үзендә дә сатылачак. Беренче раунд бәйгеләренә билетлар 100 сум, чирекфинал һәм ярымфиналларга — 150 сум, финалларга 200 сум тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International