Казан быел да “Россия чаңгы юлы”/”Лыжня России” Бөтенроссия акциясендә катнашып, кичә шәһәрнең барлыгы 20 мең 250 кешесе кышкы спорт төрен күмәк итте, анда катнашуга 15 мең кешелек заявка бирелгән иде. Катнашучыларның иң яшенә исә 3 яшь тә 7 ай, иң өлкәненә 88 яшь булган.
Аерым алганда, Гашыйклар көненә туры килгән 14 февральдә Залесный бистәсендә “Солнечный” балалар сәламәтләндерү лагере янында 14,5 меңләп кеше старт алды һәм анда, нигездә, Мәскәү, Авиатөзелеш, Киров һәм Яңа Савин районы халкы катнашты, Совет районы Каенлыгында 5 меңләп кеше чаңгыга басты, Идел буе районының Бертуган Касыймовлар урамындагы чаңгы юлларына - 750 тирәсе. Шул рәвешле, илдә 1982 елдан бирле үткәрелә торган киңкүләм акциядә, Казанда беренче тапкыр буларак, 11 нче класс укучылары өчен ГТО нормаларын тапшырып, “алтын” значок алу мөмкинлеге бирелде, нәтиҗәдә, 180 егет үзен сынап карады, дип белдерде бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Башкарма комитетның физик культура һәм спорт комитеты башлыгы Светлана Вострикова.
“Россия чаңгы юлы-2016”да катнашкан өчен Казанның барлык кешесенә рәхмәт, анда катнашучылар саны һәм географиясе артуы сөендерә, дип канәгатьлек белдерде киңәшмәгә рәислек иткән мэр Илсур Метшин. “Бернинди ярышсыз гына да чаңгычылар дәррәү чыгуы – ул иң зур җиңү. Россиянең спорт башкаласы буларак без спорт корылмалары саны, казанышлар - медальләр, кубоклар, чемпионнар саны өчен генә көрәшмибез, шул ук вакытта безнең өчен иң мөһиме – физик культура һәм спортка, сәламәт яшәү рәвешенә күбрәк кеше тарту, һәм моны “Россия чаңгы юлы”на чыккан казанлылар күрсәтте. Монда оттыручылар юк”, - диде шәһәр башлыгы И.Метшин.