“Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын үткәрүнең икенче этабында Россиянең халкының барлык категорияләре дә агымдагы елда сынауларны рәсми төстә аерымлык билгесенә тапшыра ала торган төбәкләре исемлеге расланды.
2016 елда 25 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләре арасында комплексны (ГТО комплексының VI – XI баскычларына караган) үткәрү эшендә катнашырга теләк белдергән төбәкләр арасында Белгород өлкәсе, Владимир өлкәсе, Красноярск крае, Мәскәү өлкәсе, Карелия Республикасы, Марий Эл Республикасы, Мордовия Республикасы, Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Свердловск өлкәсе, Ярославль өлкәсе, Мәскәү, Иваново өлкәсе, Киров өлкәсе, Кострома өлкәсе, Самара өлкәсе, Ульяновск өлкәсе бар. Якын көннәрдә әлеге төбәкләр башлыклары белән “ГТО” комплексын үткәрүнең икенче этабында катнашу турында килешүләр имзаланачак. 25 яшьтән өлкәнрәкләрнең ГТО комплексы сынауларын үтәүләре бу төбәкләрдә сынау режимында һәм тестлаштыру үзәкләре һәм урыннарының кешеләрне кабул итү мөмкинлекләрен исәпкә алып башкарылачак.
ГТО сынауларын үтәү өстенлеге 2016 елда РФ белем бирү учреждениеләре укучыларына бирелгәнлеген дә искәртеп китик. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы нигезендә югары уку йортларының ГТО сынауларын тапшыру буенча алтын аерымлык билгесенә ия булган студентларга өстәмә баллар бирү мөмкинлеге бар.