Англия, Германия һәм Россия бадминтончылары югалтуларсыз алга бара

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

Англия, Германия һәм Россиянең ир-атлар җыелма командалары Казанда уза торган Бадминтон буенча Европа чемпионаты төркем этабының ике туры нәтиҗәләре буенча йөз процентлы нәтиҗә күрсәтеп, чәршәмбе көнне җиңүләргә ирештеләр.

Алдагы көнне Эстония командасын бер авырлыксыз җиңгән инглизләр Болгария командасын да ышанычлы рәвештә оттылар. Турнир стартында Литва белән уенда җиңгән немецлар бүген ирландиялеләр тарафыннан да бернинди каршылыкка очрамадылар. Словения командасын җиңгән Россия җыелма командасы исә Австрия командасы белән уйнаган чакта җанатарларының нервларын бераз кытыклап алды анысы, әмма бу хәл башта гына, Владимир Мальков күзгә-күз уенда оттырган чакта гына булды. Аннан соң турнир хуҗалары үз-үзләрен кулга алдылар һәм калган дүрт уенда да җиңделәр.

Матч нәтиҗәләрен монда  карарга була

http://bwf.tournamentsoftware.com/sport/matches.aspx?id=72D3748F-AFC7-4581-AC7F-4E601EC3939D&d=20160217

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International