Казан 2019 елдагы Универсиада программасын гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

18 нче февральдә Красноярскида узган икътисадый форумда “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО һәм “Красноярски шәһәрендә 2019 елда XXIX Бөтендөнья кышкы универсиада башкарма дирекциясе” КБАО арасында килешү имзаланды.

Яклар яшьләрне Кышкы универсиада-2019га әзерлек эшләренә җәлеп итү буенча проектларны уртак эшләп гамәлгә ашырырга килештеләр. Документны Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры урынбасары Александр Карпов һәм Кышкы универсиада-2019 башкарма дирекциясе генераль директоры Максим Уразов үз имзалары белән ныгыттылар.

Бүген имзаланган килешү Красноярскига Татарстан Республикасыннан булган коллегаларының 2013 елдагы Универсиадага, 2015 елдагы Су спорт төрләре буенча FINA дөнья чемпионатына һәм Казанда узган күп кенә башка ярышлар һәм чараларга әзерлек һәм волонтерлар эше буенча белемнәрен, алым һәм технологияләрен файдалану мөмкинлеген бирәчәк. 2019 елдагы Кышкы студентлар уеннарында волонтерлар сыйфатында халыкара ярышларда тәҗрибәләре булган ирекле ярдәмчеләр сайланачак дип планлаштырыла.

Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың волонтерлык программасының 2013 елдагы Уеннарга әзерлек һәм аны уздыру кысаларында иң кызыклы проектларның берсе булганын да искәртеп узарга кирәк. “Без, Красноярскидан булган коллегаларыбыз бу озын юлны кабаттан узмасыннар өчен, волонтерларны җәлеп итү, аларны әзерләү, кызыксындыру буенча күпьеллык тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзер”, - дип белдерде Александр Карпов.

“Казан вәкилләре белән без күптәннән хезмәттәшлек итәбез инде. Бүген тагын бер бик мөһим аспектны – волонтерларны сайлап алу, аларны әзерләү эшен колачлыйбыз. Безнең волонтерлар инде хәзер үк край һәм ил биләмәсендә төрле чаралар уздыруда катнашалар. Әмма волонтерларның төп составын туплауны без, алар сынау ярышларында катнаша алсыннар һәм 2019 елда булачак Кышкы универсиаданы уздыруга әзер булсыннар өчен, 2017 елда башлаячакбыз”, - дип белдерде Максим Уразов.

Сынау ярышларын һәм 2019 елда Кышкы универсиада ярышларын уздыру өчен 5000 волонтер кирәк булачак. Аларның 4000ен Красноярски краеннан булган ирекле ярдәмчеләр тәшкил итәчәк, 1000 волонтерны исә илнең башка төбәкләреннән җәлеп итәргә исәплиләр. 2019 елда Кышкы универсиадада волонтер сыйфатында чит илдән булган кешеләр да катнаша алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International