Немец кызлары россиялеләрне бадминтон буенча Европа команда чемпионаты ярымфиналына уздырмадылар

2016 елның 19 феврале, җомга

Җомга көнне ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында Бадминтон буенча Европа чемпионатының чирекфинал матчлары программасы тәмамланды.

Германия җыелма командасы бадминтончы кызлары Россия командасына Казанда узучы Европа чемпионаты ярымфиналына юлны яптылар. Гимнастика үзәгендә 19 нчы февральдә бу командалар арасында узган чирекфинал уены немец кызлары файдасына 3:0 исәбе белән тәмамланды. Моннан тыш бу көнне Дания кызлары Финляндия кызларын җиңделәр, испан кызлары Украина хатын-кызларыннан көчлерәк булып чыктылар, Болгария бадминтончы кызлары төрек кызларын оттылар.

Шулай итеп, чемпионат ярымфиналының барлык катнашучылары да билгеле булды. Ир-атлар арасында Дания Германия белән, Франция Англия белән, хатын-кызлар арасында Дания шулай ук Германия белән, Испания исә Болгария белән уйнаячак.

Европа чемпионаты. Чирекфинал. 19 нчы февраль

Хатын-кызлар

Дания - Финляндия - 3:0

Испания - Украина - 3:0

Төркия - Болгария - 1:2

Германия - Россия - 3:0

Матч нәтиҗәләрен биредә карарга була

http://bwf.tournamentsoftware.com/sport/matches.aspx?id=72D3748F-AFC7-4581-AC7F-4E601EC3939D&d=20160217.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International