Бадминтон буенча Европа команда чемпионаты финалистлары билгеле булды

2016 елның 20 феврале, шимбә

Казанда шимбә көнне ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында Бадминтон буенча Европа команда чемпионаты ярымфинал ярышлары булып узды.

Дания җыелма командасы бу көннәрдә Казанда узучы Бадминтон буенча Европа чемпионатында ир-атлар һәм хатын-кызлар разрядларында да финалга узды. Ярымфинал матчында даниялеләр Германия җыелма командасын оттылар, хәлиткеч матчта аларга инглизләрне җиңгән французлар көндәш булачак. Даниянең хатын-кызлар җыелма командасы исә шулай ук Германия җыелма командасын җиңде һәм финалда испаниялеләрне җиңгән Болгария командасы белән уйнаячак.

Дания - Франция ир-атлар җыелма командалары арасындагы финал уены 12:00 сәгатьтә, Дания - Болгария хатын-кызлар җыелма командалары арасындагы уен исә 16:00 сәгатьтә башланачак.

Европа чемпионаты. Ярымфинал. 20 нче февраль

Ир-атлар

Дания - Германия - 3:0

Йоргенсен:

- Мин Маркны яхшы беләм, кортта бер генә тапкыр очрашмадык инде. Беренче матчта очко алу бик мөһим икәнлеген бик яхшы аңладым. Германия шулай ук җиңүгә исәп тота иде, минем дөнья рейтингында өстенлекле позицияләрнең берсендә булуыма карамастан, Марк та мине җиңәргә омтылды.

Мин уенны бик тиз тәмамларга теләгән идем, әмма Цивблер кебек уенчыга каршы уенда бу бик җиңел түгел. Финалга чыгуыбыза бик шатбыз. Бүген без җиңел уен көтмәдек тә, хәер, Германия белән булган матчларда ул һәрвакыт шулай. Әмма коры исәп белән җиңү барыбер шатлыклы. Финалга килгәндә, без иртәгә кортка чыгачакбыз һәм үз эшебезне лаеклы башкарырга тырышачакбыз.

Франция - Англия - 3:2

Хатын-кызлар

Испания - Болгария - 2:3

Дания - Германия - 3:1

Шнаазе:

- Дөресен генә әйткәндә, беренче матчта ничек җиңүгә ирешкәнемне ахыргача аңлап бетерә алмыйм әле. Мин бары тик көрәштән туктамадым, йөгереп йөрдем һәм көндәшемнең ялгышларын үз файдама кулландым.

Мадсен:

- Үземне иң яхшы матчымны уздырдым дип әйтә алмыйм. Уен вакытында кайбер ялгышлыкларым булды, әмма мин аларны төзәттем. Мин һәр очко өчен көрәштә фикеремне туплап уйнадым. Без бер-беребез өчен чын күңелдән җан атып, команда рухын күрсәттек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International